South Carolina coach Steve Spurrier has had few issues at the quarterback position the past few seasons with the Gamecocks.
Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Новосибирскиның “Сибирь” командасын овертаймда 1:0 исәбе белән җиңеп, Гагарин Кубогы финалына беренче булып үтте.
Читать дальше...
Икътисади-социаль проблемаларны чишүдә инвесторлар җәлеп итү зарури. Урта һәм кече бизнес вәкилләрен хәтта кризис та куркытмый, кулай шартлар булганда алар эшкә алынырга әзер. Без моңа шәһәрдәге сәнәгать мәйданчыклары буенча сәяхәт кылганда тагын бер кат инандык.
Читать дальше...
Кичә хәмер кулланган ир-ат участковый янына килеп, аннан таныклыгын күрсәтүне таләп итә.
Читать дальше...
“Кояш” дияр идем сине…
Нуры белән төреп җирне,
Яктыртасың бит син һәрбер көнне...
Ә кичләрен...
кояш юкта
Айга тиңләр идем сине...
Менә шулай
коткаручы бит син кара төнне...
Димәк,
Кайда гына булсаң да син,
Ниләр генә кылсаң да син,
Синнән башка яшәп булмый инде.
Синсез хәтта азга гына
Күз алдына китерә алмыйм –
Җирне! Илне! һәм дә... үземне!..
... Читать дальше...
Сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүче 31 яшьлек татарстанлы ир-ат Мари-Эль республикасының Моркинский районының кибет челтәрләре хуҗасының 2 яшьлек кызын соңыннан аңа сату максатыннан урламакчы булган.
Читать дальше...
Үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, таныш булмаган бер ханым пенсионерның фатирына керә. Ул пенсионер апага илдә иске акчаларны яңаларына алыштыру баруы турында сөйли һәм саклаган акчаларны югалтмас өчен акчаларның номерларын язып алырга, аннан тутырган документны социаль хезмәт бүлегенә җибәрергә кирәк дип аңлата.
Читать дальше...
29 яшьлек хатын-кыз полициянең дежур частена үзе һәм иренең корал кулланып разбойларча талау корбаны һәм өйләреннән 500 мең сумнан артыклык әйбер урлауларын әйтеп мөрәҗәгать итә.
Читать дальше...
Наркоконтроль идарәсенең Әлмәттәге хезмәткәрләре спайслар сатучы музыка укытучысын ачыклаган.
Читать дальше...
Кучкар (21.03-20.04)лар бу атнада эшегезне тәмамларга, яисә нәрсәне дә булса үзгәртергә теләсәгез дә, барып чыкмас, нәтиҗәсе дә булмас. Килеп туган проблемалар аркасында якын кешегез белән мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Тирә-ягыгызда булган хәлләрне тыныч кабул итәргә тырышыгыз.
Читать дальше...
Бүген Зәйгә эш сәфәре белән республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Аның катнашында политехник колледжда, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, ГРЭС, «Мефро уилз Руссия Зәй заводы», «ТатЭК», «Тимер» «Зәй шикәре» предприятиеләре, «Агрокөчтөркем» ААҖ җитәкчеләре, белгечләре белән берлектә колледжны кадрлар әзерләү буенча заманча ресурс үзәге итеп үзгәртү, переспектив планнарны карау буенча киңәшмә үтте. Ресурс үзәгенең киләчәген ничек күзаллау буенча колледж директоры... Читать дальше...
هزاران تن از باشندگان شهر مزارشریف جهت رهایی 31 مسافر ربوده شده و به محاكمه كشاندن عاملین قتل فرخنده دست به تظاهرات مسالمت آمیز زدند. این تظاهرات از سوی روند ملی عدالت و آزادی در شهر مزارشریف راه اندازی شد كه مظاهره چیان از مقابل هوتل آریانا مزارشریف تا به ساختمان ریاست شورای ولایتی بلخ راه پیمایی كردند.
Зәйдә ДОСААФ, мәдәният һәм яшьләр идарәсе белән берлектә, «Ялта–Зәй» чаңгы базасында урында ориентлашу буенча чираттагы ярышларны уздырды. Анда 1нче мәктәптән ике дистәгә якын укучы, “Мефро уилз Руссия Зәй” заводыннан эшче яшьләр катнашты. Урында ориентлашуы физик яктан ныклык, җитезлекне генә түгел, акыл сәләтен дә үстерә. Ярыш программасы буенча катнашучылар чаңгы белән билгеле араны узып, картага билгеләү өчен очрашу пунктларын билгеләргә тиеш. Иң мөһиме - очрашу пунктларын картага дөрес итеп билгеләү... Читать дальше...
Күзләрне тиздән үзебездә тикшертә алачакбыз
Аның инде баш табибы бар, ул хезмәткәрләр кабул итеп, коллектив туплый. Ә үзәкнең бинасында соңгы бизәү, бүлмәләрне җиһазлау эшләре алып барыла. Бик тиздән күзләребезне шушы үзәктә тикшертә һәм дәвалый алачакбыз.
Зәйдә шәһәр урамнарын, кардан арчылган куаклык, чәчәклекләрне чүп-чардан арындыру уңаеннан өмәләр үткәрү актив төс алды. Узган атнада чәршәмбе һәм җомга көннәрендә оешма- предприятие коллективлары үз биналары каршындагы урам территорияләрен җыештырды. Безнең "Зәй офыклары" коллективы да бу эштә актив катнашып, редакция алдын матурлады. Өмәләр алга таба да дәвам итәчәк, чөнки һәркемгә чиста, матур шәһәрдә яшәү күңелле.
– Мин машина йөртергә яратмыйм, ләкин ул миңа эшкә йөрү өчен кирәк. Мин эшләргә дә яратмыйм, әмма туры килә, чөнки машина кредитын түлисе бар.
Читать дальше...
yandex.ru
Ашыгып карар кылмагыз
Хокук саклау органнары кисәтә: кешеләрне алдап, акчаларын, малларын урлаучылар һич кимеми. Алай гынамы: алар алдауның яңадан-яңа төрләрен уйлап таба торалар. Билгеле, алдакчыларга каршы тору өчен уяулык, саклык кирәк. Район эчке эшләр бүлеге әлкилеләрне иң еш очраучы алдау ысуллары турында кисәтә.
Әгәр урамда бер дә таныш булмаган кеше яныгызга килеп, сезгә сорау-тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итсә, уяу булыгыз! Беренче карашка сөйкемле тоелган бу кеше алдакчы булып... Читать дальше...
Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе халык соравы буенча утырту өчен бәрәңге орлыклары сатуны оештыру эшен башлады. Моның өчен Казанның бәрәңге һәм яшелчәләрнең төрле сортлары белән эшләүче махсус оешма белән килешенде. Орлыклык бәрәңге сатуны шәһәрнең "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда шимбә ярминкәсендә үткәрү карар ителгән иде. Көннең салкын торуы сәбәпле бүген "Невский" сортлы бәрәгене казанлылар сатуга чыгармаска карар итте, әмма алдагы атнада һава температурасы җылы булганда аны оештыру күздә тотыла. Читать дальше...
Соңгы 25 ел буена татар әдипләре Башкортостандагы әдәбиятка булган ихтирам-хөрмәткә карап көнләшергә мәҗбүр. Шушы 25 ел буена Татарстан хөкүмәте безнең язучыларга түләнә торган каләм хакы – гонорар күләмен һичьюгы Башкортостандагы дәрәҗәгә мендереп җиткермәкче була, ләкин һич кенә дә аларны куып җитә алмый. Татарстан – Башкортостаннан да хәерчерәк, мескен, ярлы җөмһүрият түгел-түгелен, күршеләрдәге гонорар күләмен дә – һәр җиргә эталон, дип әйтәсе килми. Тик безгә әле Башкортостан дәрәҗәсенә менеп җитәргә дә, ай-һай, ераграк шул. Читать дальше...
Россиянең иң борынгы хәтер мәгарәләренең берсе булган Татарстан Милли музее – республикабызның, халкыбызның зур горурлыгы. Биредә үткәннәребезне, тарихыбызны чагылдырган, мәдәниятебезне күрсәткән рухи байлык 900 меңнән артык кабатланмас, саклау берәмлеге исәпләнә. Шушы көннәрдә Татарстан баш хәтер мәгарәсенең беренче тапкыр тантаналы төстә ишекләрен ачуына 120 ел тула. Бу исә музейның оешуы, тууы, үсеше тарихына, рухи байлыгына тагын бер күз атып алу өчен олы сәбәп.
Читать дальше...
Казанда үткән “Түрквидение” халыкара фестивалендә 2 нче урынны яулап танылган җырчы Айдар Сөләйман шушы көннәрдә тагын бер дәрәҗәле бәйгедә җиңеп кайтты. Эстрада җырчыларының Бурятиядә үткән “Белый месяц – 2015” конкурсында Айдарга 100 ләп конкурсант белән көч сынашырга туры килде. Икенче турда дөньякүләм танылган хит башкарырга, ә өченче турда үз туган телеңдә эстрада әсәре җырларга кирәк иде. Айдарыбыз барлык сынауларны узып, өченче турдагы 14 кеше арасына керде һәм Монголия җырчысыннан гына калышып, 2 нче урынны яулады. Читать дальше...
Фашизмның Совет Армиясенең утлар, сулар кичкән итеге астында соңгы сулыш алган көннәре. Җиңү хисеннән исереп, бөтенләй курку тойгысын югалткан совет солдатлары Берлин урамнарында ярсып, шашып дошман белән сугыша. Алар арасында Казан рәссамы Мәхмүт Усманов та бар. Менә ул ашыгып-кабаланып Рейхстаг башына үрмәли һәм Берлин күренешен, совет танкларын, сугыш сөремен сурәткә иңдерә башлый. Баш өстеннән генә пулялар сызгырып уза, снарядлар шартлый. Кинәт рәссамның кулын ике җирдән көйдереп алгандай була. Читать дальше...
4 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.29 сәгатьтә калка, 5.06 сәгатьтә бата. 17 сәгать 07 минутта тулы Ай. Көн озынлыгы 13.19 сәгать.
Читать дальше...
Соңгы 25 ел буена татар әдипләре Башкортостандагы әдәбиятка булган ихтирам-хөрмәткә карап көнләшергә мәҗбүр. Шушы 25 ел буена Татарстан хөкүмәте безнең язучыларга түләнә торган каләм хакы – гонорар күләмен һичьюгы Башкортостандагы дәрәҗәгә мендереп җиткермәкче була, ләкин һич кенә дә аларны куып җитә алмый. Татарстан – Башкортостаннан да хәерчерәк, мескен, ярлы җөмһүрият түгел-түгелен, күршеләрдәге гонорар күләмен дә – һәр җиргә эталон, дип әйтәсе килми. Тик безгә әле Башкортостан дәрәҗәсенә менеп җитәргә дә, ай-һай, ераграк шул. Читать дальше...