Яр Чаллының тикшерү-оператив төркеме әгъзалары йортка килгәч, зыян күрүче һөҗүм итүчеләрнең ике булуын җиткерә. Ир-атларның берсе пистолетлы була. Өйгә бәреп кергәч, ул йодрыгы белән зыян күрүченең башына суга һәм кәнәфи ягына таба ата. Хатын-кыз аңына килгән арада бусагада аның язылышмыйча яшәгән ире күренә. Бандитларның берсе аның аяк астына таба ата. Зыян күрүче ишегалдына калдырган машинасында күпмедер акчасы булуын әйтә. Әмма акча таба алмаган адәмнәр аның чигәсенә пистолет белән сугалар да, өйдәге барлык акчаны, алтын һәм башка кыйммәтле ташларны, мех әйберләрне җыеп, хуҗаларны бәйләп чыгып качалар. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре бандитларның эзенә төшә һәм башта берсен тоткарлый. Ул Казанда яшәүче Днепропетровсий өлкәсе кешесе булып чыга. Фатирда урланган әйберләрнең бер өлеше табыла. Тиздән икенчесе дә тоткарлана. Анысы Свердловск өлкәсенең 46 яшьлек, узган елның октябреннән бирле караклыгы өчен эзләүдә булган адәм була.