Зәйдә ДОСААФ, мәдәният һәм яшьләр идарәсе белән берлектә, «Ялта–Зәй» чаңгы базасында урында ориентлашу буенча чираттагы ярышларны уздырды. Анда 1нче мәктәптән ике дистәгә якын укучы, “Мефро уилз Руссия Зәй” заводыннан эшче яшьләр катнашты. Урында ориентлашуы физик яктан ныклык, җитезлекне генә түгел, акыл сәләтен дә үстерә. Ярыш программасы буенча катнашучылар чаңгы белән билгеле араны узып, картага билгеләү өчен очрашу пунктларын билгеләргә тиеш. Иң мөһиме - очрашу пунктларын картага дөрес итеп билгеләү, хата булса, чаңгы юлын тагын әйләнергә кирәк иде. Җиңүчеләргә ярышны оештыручылар Мактау грамоталары тапшырды.