Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе халык соравы буенча утырту өчен бәрәңге орлыклары сатуны оештыру эшен башлады. Моның өчен Казанның бәрәңге һәм яшелчәләрнең төрле сортлары белән эшләүче махсус оешма белән килешенде. Орлыклык бәрәңге сатуны шәһәрнең "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда шимбә ярминкәсендә үткәрү карар ителгән иде. Көннең салкын торуы сәбәпле бүген "Невский" сортлы бәрәгене казанлылар сатуга чыгармаска карар итте, әмма алдагы атнада һава температурасы җылы булганда аны оештыру күздә тотыла. Ә менә сату-алу белән шөгыльләнүче Михман Ахмедов ярминкәгә Кукмарадан алып кайтылган "Венеста" сортлы орлык бәрәңгесен инде бу атнада ук халыкка тәкъдим итте. Тонна ярым бәрәңгенең яртысы ярминкә башлануга бер сәгать эчендә сатылып бетте, ди ул. Димәк, орлыклык бәрәңгегә сорау зур.
- Без авыл кешеләре белән үткәрелгән җыеннар барышында, үз хуҗалыклары белән яшәүче шәһәрнең шәхси секторларын булганнарның теләкләрен искә алып соңгы елларда беренче тапкыр, махсус шартларда әзерләнгән орлыклык "невский" сортлы бәрәңгене халыкка тәкъдим итәргә булдык. Ул районга 10 тонна чамасы алып киленәчәк. Бүгенге ярминкәдә әлегә бу планны тормышка ашырып булмады, чөнки халык телендәгечә " салкын тешләгән" бәрәңгенең зәгыйфь булып тишелү куркынычы зур. Ә райондашларыбызга сыйфатлы орлыклар тәкъдим итәсе килә,шуңа да орлык бәрәңгесе сатуны кичектерергә карар кылынды, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Камил Ногманов.