7 апрель көнне, кич белән Байлар Сабасында бер өйдә 57 яшьлек хатынныӊ үле гәүдәсе табыла. Шушы ук йортта яшәүче, 33 яшьлек ханымныӊ тәненә пычак белән җәрәхәтләр ясалып, яраланган хәлдә хастаханәгә озатыла.
Читать дальше...
Татарстан Президенты сайтында быел Сабантуй бәйрәме кайсы көннәрдә булу турында карар чыкты. Казанда Сабантуй 1 августта булачак.
Читать дальше...
Татарстан Президенты сайтында быел Сабантуй бәйрәме кайсы көннәрдә булу турында карар чыкты.
Читать дальше...
Зәй мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышында тыл ветераны, күп еллар Дүрт-Мунча мәдәният йортында җыештыручы булып эшләгән Зәйнәп Гәрәеваны мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина Җиңү көне белән котлап, аңа юбилей медале һәм азык-төлек төргәге тапшырды. Зәйнәп апа оста җырлый да, өстәвенә, ул - Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның апасы да. Гомерем буе мәдәният тармагында эшләдем, үземне сәнгать кешесе итеп санадым, ди Зәйнәп апа, горурланып.
“КШ-Агро”ның “Әхмәт” отрядында 5 мең гектардан артык сөрү җире бер. Быел шуның 4,5 гектарына терлек азыгы культуралары, көнбагыш чәчеләчәк. Көнбагыш, кукуруз чәчү өчен биредә әйбәт чәчү агрегатлары бар иде инде. Менә катнаш бөртек чәчү өчен дә яңа СЗП-3,6 чәчкечләре кайткан. Хәзер механизаторлар аны җыю белән мәшгуль.
Читать дальше...
Шушы көннәрдә бер яшьлек кызның 4 нче кат балконыннан егылып төшеп исән калуын язган идек. Баксаң, монда исерек әби кеше гаепле булып чыга икән.
Читать дальше...
Бүген иртән ипи таратып йөргән “Газель” шоферы артында торган хатынны күрмичә машинасы белән артка чигенә.
Читать дальше...
Бүген иртән җирле халык шаккатмалы вакыйга шаһиты булган: ремонт ясаучы бригада люлька белән бергә 3 нче каттан килеп төшкән.
Читать дальше...
Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында яшәүчеләр составы билгеле булмаган су эчүгә зарланалар икән. “Халык контроле”нә шундый эчтәлекле зар килгән.
Читать дальше...
Әлмәтлеләрне эт тешләүләр дәвам итә. Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәттәге территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, узган атнада 9 кеше зыян күргән. Белгечләр эт ташлану очракларының күпчелек Зарипов проспектында, Шевченко урамында күзәтелүен әйтте.
Читать дальше...
Мәшгульлек үзәге 22 апрельдә өлкән сыйныфларда укучылар өчен “Белем алу. Карьера-2015” дип исемләнгән ярминкә уздыра. Әлеге чарага калабыздагы һөнәри уку йортлары җитәкчеләре дә чакырулы.
Читать дальше...
Март аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәттә 1 839 литр суррогат аколголь продукциясен тоткарлавын хәбәр итә.
Читать дальше...
69 яшьлек пенсионерның исәп-хисап счетыннан шуның кадәр суммада акча алганнар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Республика җитәкчелеге урта һәм кече бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Вәзгыять шундый: эшмәкәрлек эшчәнлеге алыпсатарлык белән генә чикләнмәскә тиеш. Хәер, башкалар җитештергәнне сатып кына әллә ни ерак китеп булмавын алар үзләре дә аңлый башлады. Шуңа да соңгы елларда җитештерүчәнлеккә өстенлек бирүчеләр елдан-ел арта бара. Тиздән бакча җиләген дә кышын-җәен үзебезнең төбәктә үстерелгәнне генә куллана башларбыз, иншалла. Һәрхәлдә, чәршәмбе көнне әлеге юнәлештә зур тәҗрибәгә ия Илдар Ситдыйков... Читать дальше...
Язгы игелек атнасы кысаларында Зәй үзәк балалар китапханәсендә “Тату гаилә” коррекция балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен курчак театры күрсәтте. Соңыннан малай-кызлар курчакларны киеп сәхнә артында үзләре дә уйнап карады. Мондый игелекле гамәл коррекция мәктәбендә укучылар өчен дә оештырылачак.
Бүгеннән 9 Май - Җиңү көненә нәкъ бер ай вакыт кала. Шул уңайдан Зәй шәһәре мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, “Форпост” оешмасы, “Боец” клубы әгъзалары традицион “Хәтер сакчылары” вахтасы акциясен башлап җибәрделәр. Һәр көн саен көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр укучылар шәһәрнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында мәңгелек ут сагына баса. Бүген үзенчәлекле акциягә старт бирү тантанасында укучылар, укытучылар, хәрби комиссариат, патриотик тәрбия оешмалары, яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре сугыш кырында ятып калган... Читать дальше...
Быел Түбән Колчурино авылында Татарстан программасы нигезендә күп функцияле үзәк төзелә.
Читать дальше...
Зәйдә ветераннарга медальләр тапшыру дәвам итә. 8-9 апрельдә “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә оешмалары ябылган тыл һәм сугыш ветераннарын җыеп, Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, юбилей медальләре тапшырдылар. Зәйдә оешмалары ябылган 1345 - тыл, 57 сугыш ветераны исәпләнә. Очрашуга аларның барысы да килә алмады, медальләр һәм ТР Президенты азык-төлек җыелмасы килә алмаучыларның өйләренә барып таратылачак.
Бүген Казанда туган тел укытучыларының Россиякүләм бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Татарстан, Башкортостан, Оренбург, Ульян өлкәсенең 97 укытучысы арасыннан финалга 25 педагог чыккан иде.
Читать дальше...
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәй районы оешма-предприятиеләре коллективлары үзләрендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләүгә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә “Зәй- Су каналы” ҖЧШ җитәкчелеге ветераннарын өйләренә барып котлап, алар белән иркенләп аралаштылар.
Читать дальше...
Зәйнең 7нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап “70 лалә” акциясе игълан ителде. Аның кысаларында мәктәп укучылары үз куллары белән тюльпаннар ясый. Инде 50ләп чәчәк әзер, калганнарын да Җиңү бәйрәменә кадәр ясап бетереп, укучылар аны бәйрәм уңаеннан ветераннарыбызга бүләк итәргә җыена.
Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы колледжда “TAT-ARS-ТАН” республика конкурсының финал туры узды. Конкурста республиканың балалар һәм махсус музыка мәктәпләреннән, колледжлардан көчле скрипкачылар һәм виолончельчелар катнашты. Зәй музыка мәктәбе исеменнән виолончельче-солистлар Азалия Рыжова (ул катнашучылар арасында иң яше иде) һәм Эльвина Сандимирова, укытучы Люция Кдыйрова һәм концертмейстр Светлана Рыцова җитәкчелегендәге ансамбль чыгыш ясады. Алар конкурста... Читать дальше...
Зәй район-шәһәр мәдәният йортларында кызыксыну буенча клубларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар үтүе турында хәбәр иткән идек. Шунысы игътибарга лаек, чараларда тыл ветераннары актив катнашты, хәтер-хатирәләрен барлап, аларны яшь буынга җиткерде. Мәдәният идарәсе методистлары бу көннәрдә аларга нәтиҗә ясады. Дүрт-Мунча белән Куш-Елга- I,шәһәр һәм район мәдәният йортлары-II, Якты Күл белән Баграж III урында. Аларга Дипломнар тапшырылды.
Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, “Агрокөч-Төркем” АҖ механизация бүлеге башлыгы Фәрит Хәкимов, дәүләт техника күзәтчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре һ.б.лар агрофирмаларда булып, ремонтланган техникаларны карап, орлык һәм ашлама тупланышын, хезмәтне саклау торышын тикшереп бәя бирде. Бу эш “Зәй”агрофирмасының “Алга” бүлекчәсеннән башланып, хуҗалыктан хуҗалыкка күчеп, көн дәвамында узачак. “Алга” бүлекчәсе техника паркында кыр эшләрендәкатнашачак... Читать дальше...
Сергей Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда Базарлы Матак мәктәбе укучылары ветераннар белән очрашты.
Читать дальше...