Бүгеннән 9 Май - Җиңү көненә нәкъ бер ай вакыт кала. Шул уңайдан Зәй шәһәре мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, “Форпост” оешмасы, “Боец” клубы әгъзалары традицион “Хәтер сакчылары” вахтасы акциясен башлап җибәрделәр. Һәр көн саен көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр укучылар шәһәрнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында мәңгелек ут сагына баса. Бүген үзенчәлекле акциягә старт бирү тантанасында укучылар, укытучылар, хәрби комиссариат, патриотик тәрбия оешмалары, яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре сугыш кырында ятып калган, сугыштан соңгы елларда арабыздан киткән зәйлеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәл алдына кызыл канәфер чәчәкләре салынды.
- Мәңгелек ут сагына басып, сез - укучылар ерак бабаларыбызның безнең бүгенге тыныч тормышыбыз өчен кан коюларына рәхмәтегезне белдерәсез. Без алар турында буыннан-буынга сөйләп, менә шулай күңелләребездә сакларга, алар рухына һәр гамәлебез белән хөрмәт күрсәтергә бурычлы. Мәңгелек ут сагына басу - ул һәр укучы өчен зур горурлык, - диде “Форпост” хәрәкәте җитәкчесе Алексей Алексеев тантанада катнашучы укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ә иң беренче “Хәтер сакчылары” вахтасын коррекция мәктәбе укучылары башлап җибәрде, алга таба аларны башкалар алыштырачак.