Зәйдә ветераннарга медальләр тапшыру дәвам итә. 8-9 апрельдә “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә оешмалары ябылган тыл һәм сугыш ветераннарын җыеп, Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, юбилей медальләре тапшырдылар. Зәйдә оешмалары ябылган 1345 - тыл, 57 сугыш ветераны исәпләнә. Очрашуга аларның барысы да килә алмады, медальләр һәм ТР Президенты азык-төлек җыелмасы килә алмаучыларның өйләренә барып таратылачак.