Зәйнең 7нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап “70 лалә” акциясе игълан ителде. Аның кысаларында мәктәп укучылары үз куллары белән тюльпаннар ясый. Инде 50ләп чәчәк әзер, калганнарын да Җиңү бәйрәменә кадәр ясап бетереп, укучылар аны бәйрәм уңаеннан ветераннарыбызга бүләк итәргә җыена.