Зәй мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышында тыл ветераны, күп еллар Дүрт-Мунча мәдәният йортында җыештыручы булып эшләгән Зәйнәп Гәрәеваны мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина Җиңү көне белән котлап, аңа юбилей медале һәм азык-төлек төргәге тапшырды. Зәйнәп апа оста җырлый да, өстәвенә, ул - Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның апасы да. Гомерем буе мәдәният тармагында эшләдем, үземне сәнгать кешесе итеп санадым, ди Зәйнәп апа, горурланып.