Trainingszeiten
| Montag | Dienstag | Mittwoch | Donnerstag | Freitag |
|---|---|---|---|---|
|
16:00 - 17:00 Schul-Judo
|
13:15 - 14:30 Schul-Judo Hildegard Klust |
Donnerstags findet aktuell kein Training statt! |
||
|
17:30 - 19:00 U12 Hildegard Klust |
| Montag | Dienstag | Mittwoch | Donnerstag | Freitag |
|---|---|---|---|---|
|
16:00 - 17:00 Schul-Judo
|
13:15 - 14:30 Schul-Judo Hildegard Klust |
Donnerstags findet aktuell kein Training statt! |
||
|
17:30 - 19:00 U12 Hildegard Klust |
Бүген иртән Шевченко урамы – Зарипов проспекты киселешендә Форд Фокус машинасы әйләнеп каплана.
Читать дальше...
yandex.ru
Базарлы Матакның Шуңкар урамында төзелүче йорттан биш мең сумлык эш кораллары урлап чыкканнар.
Җинаять 4 апрельгә каршы төндә эшләнгән. Караклар бинага тәрәзә аша үтеп кергән. Җинаятьчеләрне эзлиләр.
ТР Иҗтимагый палатасы фармация базарын тикшерә.
7 апрельдә әлеге оешмада кайнар линия телефоны эшләячәк. Ике сәгать дәвамында - 15.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр белгечләр шалтыратуларны кабул итә. Даруларның сыйфатыннан һәм бәясеннән канәгать булмасагыз, яки даруларга кагылышлы башка фикер-тәкъдимнәрегез бар икән, 567-80-98 һәм 567-80-95 телефоннарына шалтырата аласыз. Моннан тыш, оp.rt@tatar.ru адресы буенча да шикаять язарга була.
Бүген Зәй район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов культура өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен бертөркем мәдәният хезмәткәрләренә ел саен тапшырыла торган “Хезмәт кешесе” грантларына сертификатлар тапшырды. Әлеге бүләк мәдәният хезмәткәрләренә алдагы эшләргә рухландыру, иҗади үсешкә өндәү, һөнәри яктан югары бәяләү максатында бирелә. Быел дәрәҗәле бүләккә Югары Шепкә мәдәният йорты директоры Рәфинә Мостафина, Бигеш мәдәният йорты директоры Миннегөл Насыйбуллина, “Мирас”, “Азаль” балалар... Читать дальше...
Узган атнада Иске Иштерәк мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
Читать дальше...
Төнге караклар Яңа Салмандагы азык-төлек кибетен басканнар.
Угрылар кибеттән чәй, сигарет, ашамлыклар алып чыкканнар. Капчыгын ачып идәнгә он таратканнар. Эзләрен яшерү өчен булса кирәк. Урланган товар бәясе 50 мең сумнан артып китә. Полиция хезмәткәрләре каракларны эзләү белән мәшгуль.
Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбыз Әсәдулла ага Хисмәтов, Габделбари ага Фәсахов, Лев Миндрюковның истәлекләре аерым китаплар булып басылды. Бу китапларны үткән җомгада тантаналы шартларда ветераннарның үзләренә тапшырдылар.
Читать дальше...
Быел ул Бөек Җиңүнең – 70, Лениногорск шәһәренең – 60, «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгына багышланган иде.
Читать дальше...
Бүген Зәйдә “Язгы игелек атнасы” старт алды. Ул “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында тантаналы төстә ачылды. Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре атна дәвамында нинди игелекле чараларда катнашу мөмкинлеген бәян итте, барысын да мәрхәмәтле, файдалы эшләрдә актив катнашырга чакырды
Читать дальше...
Ул - моңа кадәр биредә полиция начальнигы булып эшләгән Александр Васильевич Мищихин. Элеккегесе – Надир Закиров Республика Эчке эшләр министрлыгынының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарәсе һәм башкарма власть органнары белән үзара бәйләнеш идарәсе начальнигы итеп билгеләнгән.
Балалар китабы атналыгын кече яшьтәгеләр генә түгел, өлкәннәр дә көтеп ала. Чөнки алар балачакларына кире кайтып, ул чорда китапның ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын хәтерендә яңарта. Китап намус, яхшылык, игелеклелек кебек сыйфатларны танып белергә өйрәтә. Китап бала күңеленә бары яхшы орлыклар гына салып, аларны үстерергә ярдәм итә.
Читать дальше...
Шушы көннәрдә район башлыгы Рәгать Хөсәеновка энергияне сакчыл куллану һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча бәйге нәтиҗәләре буенча хөкүмәт бүләге тапшырылды.
Читать дальше...
Үткән ялларда Лениногорск шәһәре һәм районында ике янгын булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең матбугат хезмәте. Шимбә, 4 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Лыжная урамында хәрәкәт иткән вакытта машина янып китә. Янгын сәбәбе ачыклана.
Читать дальше...
Югары Әлморза мәктәбенең IХ сыйныф укучысы Хәсәнова Ләйсән туган авылының тарихи урыннарын өйрәнеп язган.
Читать дальше...
Алабугада “Кече шәһәрләр” дип исемләнгән яшь музыкантларның XIII республика конкурсы үтте. Анда Зәй данын музыка мәктәбе балалары яклады. I, II, III дәрәҗә лауреатлар исемнәрен 11 укучы яулады, 3 укучы дипломант булды. I дәрәҗә лауреат исеменә Елена Коклина җитәкчелегендәге думбрачылар ансамбле һәм Юлия Стрелкова лаек булды. Юлиянең укытучысы Суфия Халикова.
Гафиятуллин урамында чагыштырмача күптән түгел ачылган эре сәүдә үзәгенә җомга көнне эштән соң тиз генә кирәкле әйберләрен алырга керүчеләргә бераз тоткарланырга туры килде. Чөнки яшьләр тарафыннан оештырылган хәйрия чарасына битараф калу мөмкин түгел иде.
Читать дальше...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Татарстанның күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә төшкән томан иртән дә сакланачак. Күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булачак. Шулай ук төнлә һәм иртән юлларда – бозлавык.
Читать дальше...
Зәй яшьләр эшләре идарәсе “Космос” яшьләр үзәгендә яшьләр өчен үзәк дәваханә табиб-наркологы Илфат Салихов белән очрашу уздырды. Табиб очрашу барышында наркотиклар тәэсирендә кеше организмының ничек бозылуын мисаллар ярдәмендә сөйләп аңлатты, наркотик куллануның үз теләгең белән үз- үзеңне бетерү булуын искәртте. Яшьләр табибка бик күп сораулар белән мөрәҗәгать итте, һәр сорау игътибардан читтә калмады.
Узган якшәмбедә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Роза Гатауллина җитәкчелегендәге милли-мәдәни үзәк кул эшләре осталарының мастер-классларын оештырды. 10 оста үз күргәзмәләрен тәкъдим итеп, кызыксынучыларны әлеге эшләргә дә өйрәттеләр. Татьяна Тумакова буш шешәләрдән җепләр ярдәмендә үзенчәлекле вазалар ясарга өйрәтсә, Елена Игошина - пластик замшадан чәчкәләр, Юлия Гарипова - ленталардан заколкалар, бантлар, Мария Феофанова - тапкырлап чигү, Ирина Степанова курчаклар тегү, әниле-кызлы... Читать дальше...
4 апрель көнне узган елның җәендә көчле юл һәлакәтендә зыян күргән 21 яшьлек Илдар Ризвановка багышланган хәйрия концерты узды.
Читать дальше...
Зәйдә хәрби комиссариат, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткәннәрнең җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре Әфганстан җирләреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 25 тулу уңаеннан әзерләнгән юбилей медальләрен тапшыруны дәвам итә. Шундый тантаналы мизгел җомга көнне Аксар авылында Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә узды. Анда әфганчы Ринат Мөхәммәтҗановка интернациональ бурычын намуслы үтәгәне өчен юбилей медале тапшырылды. Ринат әфәнде - Әфган җирендә саулыгын югалтып, ул физик мөмкинлеге чикләнсә дә, үзенә шөгыль табып яшәүче, көчле рухлы кеше. Читать дальше...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Татарстанның күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә төшкән томан иртән дә сакланачак. Күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булачак. Шулай ук төнлә һәм иртән юлларда – бозлавык.
Читать дальше...
Иң танылган балалар курортына юллама быел якынча 65 мең сумга төшәчәк, дип хәбәр итә лагерь җитәкчелеге.
Читать дальше...
Тукталыштан киткәндә автобус йөртүчесе ишекләрне ябарга оныта. Нәтиҗәдә олы яшьтәге ханым автобустан егылып төшә.
Читать дальше...