Зәйдә осталар мастер-класслар бирә
Узган якшәмбедә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Роза Гатауллина җитәкчелегендәге милли-мәдәни үзәк кул эшләре осталарының мастер-классларын оештырды. 10 оста үз күргәзмәләрен тәкъдим итеп, кызыксынучыларны әлеге эшләргә дә өйрәттеләр. Татьяна Тумакова буш шешәләрдән җепләр ярдәмендә үзенчәлекле вазалар ясарга өйрәтсә, Елена Игошина - пластик замшадан чәчкәләр, Юлия Гарипова - ленталардан заколкалар, бантлар, Мария Феофанова - тапкырлап чигү, Ирина Степанова курчаклар тегү, әниле-кызлы Людмила Мельникова белән Ольга Карманова - сәйлән тезү, Надежда Чепурная - япон стилендә чигү, Венера Шалафаева үзенчәлекле картиналар чигү буенча дәресләр бирделәр. Кул эшләренә өйрәнүчеләр арасында өлкәннәр дә, балалар да бар иде.
- Максатыбыз - менә шул рәвешле райондашларыбызны иҗатка тарту, матурлык тудыручылар сафын тулыландыру, һәр милләткә хас кул эшләрен өйрәнү, - ди Роза Гатауллина.