Бүген Зәйгә эш сәфәре белән республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Аның катнашында политехник колледжда, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, ГРЭС, «Мефро уилз Руссия Зәй заводы», «ТатЭК», «Тимер» «Зәй шикәре» предприятиеләре, «Агрокөчтөркем» ААҖ җитәкчеләре, белгечләре белән берлектә колледжны кадрлар әзерләү буенча заманча ресурс үзәге итеп үзгәртү, переспектив планнарны карау буенча киңәшмә үтте. Ресурс үзәгенең киләчәген ничек күзаллау буенча колледж директоры Николай Воропаев эчтәлекле презентация ясады. Билгеле булганча Республика Президенты тарафыннан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә төрле тармакта эшләүче белгечләр, һөнәр ияләре әзерләү өчен 25 ресурс үзәге ачу турында карар кабул ителде. Ә әлеге ресурс үзәкләре нигездә көчле саналган колледжлар базасында булдырылачак. Бүгенге көндә республикада 132 ләп урта һөнәри белем бирү учреждениесы исәпләнә, ә ресурс үзәкләре өчен шулар арасыннан иң-иңнәре генә сайлап алына. Переспективада мондый уку йортларының кимүгә баруы, ә төп игътибарның заманча ресурс үзәкләренә бирелүе күздә тотыла. Уку үзәкләрен булдыру республикада инде үткән елда страт алырга ла өлгерде, барлыгы 5 ресурс үзәге сафка бастырылды, быелгы елда исә тагын 9 ресурс үзәге төзеп, алар өчен миллиард сум тоту карала. Шуларның берсе билгеле булганда хәзерге Зәй политехник колледжы базасында булачак.
- Зәй политехник колледжы исеменнән үк күренгәнчә, күппрофилле уку йорты. Шуңа күрә, без берничә юнәлешне күздә тотабыз. Алай да төп юнәлеш итеп энергетика тармагы өчен кирәкле кадрлар, хезмәткәрләр әзерләү алына, чөнки без Татарстан республикасының энергетика кластерына кергән колледж. Билгеле булганча анда энегетика университеты, Казанның ике урта һөнәри белем бирү учреждениесе һәм без торабыз. Шуның дәвамы буларак Илшат Фәрдиев һәм гомумән республиканың челтәр компаниясе нәкъ менә бездә төп профиле энергетика тармагына юнәлтелгән уку үзәге ачуга зур кызыксыну белдерәләр. Моннан чыгып без зур бер бүлекне энергетика буенча оештырырга исәплибез, анда гомумән Россия энергетика тармагы өчен кирәкле булган белгечләр, хезмәткәрләр әзерләнәчәк, гамәлдәге энергетикларның квалификациясен күтәрү каралачак. Шулай ук, хәзер бездә әзерләнә торган азык әзерләү сәнәгате, автомеханика, авыл хуҗалыгы профилләре буенча бүлекләр дә булачак, - ди колледж директоры Николай Воропаев.
Ә Зәйдә ресурс үзәген булдыру идеясенә килгәндә, ул челтәр компаниясенең үткән еллардагы эшчәнлеген анализлау, яңача эш алымнарын барлау барышында килеп туган дисәк тә ялгыш булмас. Челтәр компаниясе төрле төзекләндерү эшләре барышында, электр линияләрендә эшләгәндә утны сүндереп эшләү нәтиҗәсендә бик күп югалтуларга дучар булуын билгеләп, чит илләрдә, мәсәлән Филляндия, Англия, Америкада бу югалтуларны булдырмау максатындагы эш алымнарын өйрәнгән. Нәтиҗәдә аларда төзекләндерү эшләрен, аварияләрне ликвидацияләүне утны сүндермичә генә, югары напряжениедә башкару кулланылуы исәпкә алынган. Хәзер исә политехник колледж базасында да ресурс үзәге булдырып нәкъ менә югары электр көчәнеше астында эшли алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләү күздә тотыла. Мондый уку йорты әле Россиядә юк. Инде бүгенге көндә колледжда мәгариф һәм фән министрлыгы аша республика бюджетыннан каралган 61 миллион сумнан артык средстволар хисабына колледжның гамәлдәге мәйданнарында төзекләндерү эшләре башланды. Төзекләндерү барышы белән Энгель Фәттахов кызыксынды, киләсе уку елына кадәр барлык эшләрне бетерү өчен юл картасы төзү мөһимлеген ассызыклады. Монда эш белем йортының бөтен коммуницияләрен алыштырудан башлап, хәзерге остаханәләрдә өч зур заманча уку-өйрәнү полигоны: эретеп ябыштыру, авыл хуҗалыгы һәм энергетика буенча булачак, гомумән уку йорты заманча җиһазларга, лабораторияләргә кадәр яңача үзгәртеп корыла. Төзекләндерү эшләреннән тыш җиһазлар өчен тагын аерым сумма бүленәчәк. Колледж тарафыннан инде мәгариф һәм фән министрлыгына 5 миллион сумлык җиһазлар юнәлтүгә заказ бирелгән. Бу инде ресурс үзәгендә укып чыгучыларга эш бирүче оешмалар хисабыннан булыр дип фаразлана. Чөнки эретеп ябыштыру һәм энергетика полигоннарында яңа белем алучы студентлардан тыш, оешма-предприятиеләрнең хәзерге хезмәткәрләренә дә тренировкалар үтү, квалификация күтәрү мөмкинлеге тудырыла. Шуңа да полигоннарда иң заманча өйрәнү тренажерлары, гамәлдә аппарат, станокларда,подстанцияләрдә һ.б җиһазларда эшләп һөнәр үзләштерүне оештыру күздә тотыла. Моңа өстәп, колледж белән рәттән булган элеккеге дәваханәнең ташландык бинасын төзекләндереп, биредә өстәмә уку аудиторияләре, квалификация күтәрергә килгән төрле оешма белгечләре өчен кунакханә ясау планы да бар. Нәкъ менә шушы эшнең мөһимлеген күрсәтү максатында колледж махсус презентация әзерләп, аны гомуми киңәшмә барышында мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, шәһәрнең эре предприятиеләре җитәкчеләре алдында яклады. Бу эш яклау табып, тагын өстәмә финанслау каралганда, биредә 4 катлы бинаның һәр катында аерым-аерым бүлекләр урнаштыру планы бар. Беренче катта җәмәгать туклануы продукциясен әзерләү технологиясе, икенче катта машина төзелеше, өченче катта энергетика, дүртенче катта мәгълүмати технологияләр буенча лаборатор-уку бүлекләре булачак.
- Шунысы игътибарга лаек ресурс үзәге райондагы эре предприятиеләр: энергетика, машина төзелеше, шикәр кайнату, авыл хуҗалыгы, нефтьчеләр һ.б тармак оешмалары белән берлектә оештырыла. Анда предприятиеләргә бүгенге көндә нинди белгечләр, нинди һөнәр осталары, аларның нәрсәгә сәләтле булулары мөһимлеге искә алынып белем бирү тормышка ашырылачак, чөнки укуны тәмамлаучы белгеч, хезмәткәр киләчәктә әлеге предприятиедә эшләячәк, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов.
Мәсәлән, “Мефро уилз Руссия Зәй заводы” на яңа төр ковкалау, штамплаучы җиһазларны көйләүчеләр, точечный сварка эшләрен башкаручылар, төрле заманча җиһазлар белән компьютер технологиясе ярдәмендә идарә итүчеләр кирәк. Шул рәвешле һәр предприятие үзләренә кирәкле компетенцияләр буенча тәкъдимнәрен кертте, хәзер колледждагы бүгенге укыту программасына алар барысы да өстәлеп яңача белем бирү программасы әзерләнә. Монда әлбәттә педагогларга квалификацияләрен күтәрү кирәк, ә гамәли дәресләрне алып барырга оешма-предприятиеләр инженерлары, аерым белгечләр ярдәм итәчәк. Ресурс үзәгендәге тагын бер зур гына бүлек авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр, хезмәткәрләр әзерләүне күздә тота. Гамәлдәге лабораторияләр үзгәртеп корылачак. Колледж җитәкчелеге инде “Агрокөчтөркем” җәмгыяте белән сөйләшеп, яңа компетенция әзерләүне гамәлгә кертү турында уйлый, ул техник авыл хуҗалыгы культуралары үстерү өлкәсенә кагыла.Бу беренче чиратта шикәр чөгендере, рапс, кукуруз һәм башка культуралар, ягъни нәкъ менә безнең төбәктә үстерелә торганнарга игътибар бирелә.
- Зәй зур җитештерү предприятиеләре урнашкан шәһәр. Алар өчен кирәкле булган замана таләпләренә җавап бирүче белгечләр әзерләү бик мөһим. Без инде ресурс үзәге өчен бинаны төзекләндерүгә республика бюджетыннан өлеш чыгарылуга ирештек. Бу беренче этап эшне сыйфатлы итеп башкарып чыгару кирәк. Алга таба яңа корпуста предприятиеләр ярдәме белән берлектә лаборатор-уку үзәге булдыру идеясын хуплыйбыз, чөнки яшьләребезне киләчәктә эш белән тәэмин итү мөмкин булган белгечлекләр буенча эшләү бик урынлы, - диде министр.
Ә ресурс үзәге инде тулысынча 2015 елның 15 августына төзекләндерелеп бетерелергә тиеш, шуңа да биредә эш тулы куәтенә башланды. Киләсе уку елын студентлар заманча уку үзәгендә башлаячак, тулай торак та аларны тулысынча төзекләндерелеп каршы алачак.