Әлеге максаттан ул арадашчылар аша заказын үтәүче дә таба. Әмма заказ кабул иткән кеше бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре бу хакта эшмәкәрне кисәтәләр һәм баланы куркынычсыз урынга алып китәргә кушалар. Заказчыга баланы урлауларын җиткерәләр. Гаепле адәм бала өчен 10 миллион сум күләмендә акча сорый. Акчаның бер өлешен биргәндә җинаятьне оештыручы кулга алына. Шушы көннәрдә ул суд алдына басачак, дип хәбәр итә “Вечерняя Казань”.