Питрәч районының Шигали бистәсендә билгесез кешеләр этләрне агулап йөри. Билгесез затларның машинада килеп туктап, җиргә нәрсәдер салып киткәннәрен күргәннәр. Шуны ашаган 6 этнең инде 4се интегеп үлгән, дип яза «Татарстан тормышы» телеграм-каналы. Таралган видеода бер эт, чиный-чиный, калтырый-калтырый, газапланып, карда ята.
Читать дальше...
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Айзат Вахитов быелгы "Мисс Татарстан" бәйгесе, анда кызларны купальникларда сәхнәгә чыгару, 14 яшьлек кызның җиңүенә бәйле карата фикер алышулар турында шаярта.
Читать дальше...
30 гыйнварда Оренбург өлкәсендә Соль-Илецк шәһәре янында өч җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Биредә 5 кеше һәлак булган, 4 кеше имгәнгән. бу турыда Оренбург өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...
«Башкорт хуҗабикәсе» исеме белән танылган Миләүшә Шәйхелисламова татар эстрадасы йолдызы Иркәдә кунакта булган. Ул «Йолдыз белән бер көн» рубрикасында җырчыдан шоу-бизнес өлкәсендәге элекке һәм хәзерге конфликтлары хакында турыдан-туры сораган.
Читать дальше...
Бүген, Дубайга турлар сатып, кешеләрне акчасыз да, ялсыз да калдырган блогер Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) федераль эзләүгә бирелгән, дигән хәбәр чыкты. Бу хәбәр чыкканнан соң, «аның кайда икәнен белмиләрмени соң...» дип, бу әйбергә көлеп караучылар булды.
Читать дальше...Матурлык бәйгесе финалының бер этабы – купальниктан дефиле. Ел саен «Мисс Татарстан» бәйгесеннән соң татар җәмагәтьчелеге бер шаулап ала. Быел 14 яшьлек кыз баланың ярымшәрә кыяфәттә сәхнәдә йөрүе күпләрне гаҗәпкә салды. «Интертат» бәхәс куптарган мәсьәлә турында конкурс дирекциясе, җиңүче кызның әти-әнисе, башкалар белән сөйләште.
«Йолдыз белән бер көн» проектын алып баручы Миләүшә Шәйхелисламова (блогер «Башкорт хуҗабикәсе») җырчы Иркәгә кунакка килгәч, аннан махсус операциядәге ире Артур турында сорашкан.
Читать дальше...
31 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар явачак, җиңелчә буран булачак. Төньяк-көнбатыштан 7-12, урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм көндез һава температурасы 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.
Дубайга турлар саткан Казан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Бу мәгълүматны «НТР 24» хәбәрчесе Россия Эчке эшләр министрлыгында алган. 29 яшьлек хатын-кызга ориентировка «Игътибар, эзләүдә!» бүлегендә урнаштырылган.
Читать дальше...
Хокук саклау органнарында «террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше кысаларында мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәковка сораулар туган.
Читать дальше...Бу концерт күпләр өчен көтеп алынган моңлы кичә булды. 3 сәгать дәвамында без яратып өлгергән җырлар, күңелләрне тынычландыра, кайчак уйга сала торган шигырь юллары яңгырады. «Интертат» хәбәрчесе «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концертыннан репортаж тәкъдим итә.
Эльмира Кәлимуллина сторисларында үзенең аниматор булып эшләгән вакытлары турында сөйләгән һәм үзе әйтмешли, «100 ел элек булган вакытларның» фотолары белән бүлешкән. Җырчыны ул фотоларда нинди генә образларда күрмисең: шәфкать туташы да, стюардесса да, пионер да булган ул.
Читать дальше...
Кариев театры Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиеваның юбилеена грузин драматургы Авксентий Цагарелиның «Ханума» музыкаль комедиясен чыгарды. Ханума ролендә – Лилия Низамиева. Режиссер – театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
Читать дальше...
АКШ президенты Джо Байден бүген Якын Көнчыгышта зур сугыш операциясе турында игълан итәргә ниятли, дип яза Британиянең Sky News телеканалы
Читать дальше...
2024 елда 31 декабрь ял көне булачакмы-юкмы икәне хакында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов сөйләде, дип яза «Российская газета».
Читать дальше...
Актаныш районында балык пирогы – тәкәсен шушы рецепт буенча пешерәләр. Башка районнарда мондый ризыкны белмәүчеләр дә бар. Шул уңайдан, мойва балыгы белән тәкә рецептын тәкъдим итәбез.
Читать дальше...
Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев Казанда концертлар куя. Шушы көннәрдә генә артистка 50 яшь тулды. Концертның бер өлешендә артист яшьлеген искә ала. Аның яшьлеге 90нчы елларга туры килгән. Шуңа концертның шул өлеше ул вакыттагы лексика белән баетылган һәм татарча-русча иде.
Читать дальше...
«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында госел алу тәртибе турында аңлаттылар.
Читать дальше...
Приморье өлкәсендә юл һәлакәтендә әтисе белән әнисе үлгән кыз баланың гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...
Халык белән тулы автобус рейска чыгып китәр алдыннан, бер ябык кына ир водительнең иңенә кагылды.
Читать дальше...
Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның кызы, җырчы, блогер Лилия Хәйруллина Аргентинаның башкаласы Буэнос-Айреска барлыгы 22 сәгать очкан. Ул язылучыларына беренче хис-кичерешләрен җиткергән.
Читать дальше...