Мы в Telegram
Добавить новость

Конькобежец Лисин об Играх дружбы: замах на рубль, но удара на копейку

«Любовь всегда давала силы»: Петр Чернышев прервал молчание после смерти Заворотнюк

Москва и Дамаск близки к долгожданной победе в Сирии, а Турция и США могут испытать горечь поражения.

НИКИ детства провел квест-марафон, посвященный здоровому образу жизни



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Милләткә хезмәт иткән чын татар улы»: Питрәчтә Айдар Хафизов исеме мәңгеләштерелде

«Милләткә хезмәт иткән чын татар улы»: Питрәчтә Айдар Хафизов исеме мәңгеләштерелде

Питрәч районы Күн авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов исеме бирелде. Тантаналы вакыйга белән авыл халкын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары котлады. Чарада «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.

14 май көнне Питрәч районы Күн авылында танылган татар артистлары Раушания Юкачева һәм Айдар Хафизовны искә алдылар. Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева каберенә таш куелды. Тулы бер команда булып кайткан Камал театры артистлары аның кабер ташы ачылу мәрасимен зурлап уздырды. Шуннан соң авыл мәдәният йортына юл алдык. Монда тагын бер мөһим вакыйга – Питрәч районы Күн авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов исемен бирелү тантанасы узды.

Иң беренче булып тамашачыларны шатлыклы вакыйга белән авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһавов котлады, ул Айдар Хафизовның җәй көннәрен авылда үткәрүен искә алды:

– Айдар абый һәрвакыт авыл халкы белән аралашып яшәде, безнең хәлләрне белеп тора иде. Аның монда үзенең пасекасы бар иде, җәй көне умартачылык белән шөгыльләнде. Балык тотарга ярата иде, авылыбыздан ерак түгел «Мишә» елгасы ага, шунда балыкка йөрде. Бакчасында яшелчәләр, бәрәңге дә утыртты, 30 сутый җире бар, шунда нәрсә генә үсмәде. Көз көне уңышын җыеп, өйне бикләп, шәһәргә китә иде.

Тантаналы вакыйга белән авыл халкын Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә котлады:

– Бик зур вакыйга, Күн авылы өчен генә түгел, гомумән татар халкы өчен, чөнки Айдар Хафизов кебек шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү – безнең бурычыбыз. Театрыбызда көн саен диярлек киткән артистларыбызны искә алабыз.

Шулай ук ул Айдар Хафизов белән бәйле булган хатирәләр белән уртаклашты.

– Айдар абый труппадагы башка артистлардан бик нык аерыла иде. Ул бик белемле, оригиналь кеше иде. Соңгы елларда безне шаккатырды – умартачылык белән мавыгуын белгәч, мин: «Айдар абый, ул бит – бик катлаулы әйбер, каян өйрәндегез?», – дип сораган идем.

– Менә – китаплардан, – дип, өендәге китапларны күрсәтте, өелеп-өелеп, китаплары тора иде. Ул бик күп укый, әдәбиятны бик әйбәт белә иде. Белә генә түгел, аны төптән, тирәннән аңлый иде. Аның шахмат уйнаганын күрсәгез! Мин бер мәртәбә карыйм, бүлмәдә компьютер артына утырып, шахмат уйный, исем китте: «Кем белән уйныйсыз соң сез?» – дим.

– Мин инде туйдым үзебезнекеләр белән уйнап, мин аларны отам. Компьютер белән уйнап карыйм әле, – ди.

Мин инде көлемсерәп кенә:

– Отасызмы соң? – дидем.

– Отам! – ди. Менә аның зиһене сокландыра, ул бит инде ул вакытта бик яшь түгел иде. Мин аңа соклана идем. Көнләшеп тә куям, Айдар абый яшендә шулай нәрсә белән булса да мавыгып, үзең өчен дөньяда ниндидер яңалыклар ачып яшәсәң иде.

Такта ачылганнан соң, килгән тамашачылар мәдәният йортына узды. Күн авылы мәдәният йорты башка авылларныкыннан бик нык аерылып тора дисәм, ялгыш булмас. Монда барлык уңайлы шартлар да булдырылган –залы зур, якты, киң экран, уңайлы утыргычлар, махсус, яңа төрле аппаратура урнаштырылган. Мәдәният йортын дәүләт программасы буенча төзекләндергәннәр. Моның өчен Мәдәният министрлыгыннан 20 миллион акча бүлеп бирелде, диде авыл җирлеге башлыгы.

Кайткан кунаклар, матур «кәнсирт» карарга килгән ак яулыклы әбиләр залга узды. Авыл халкы өчен бу – бик тансык концерт булды кебек. Залда башлыча өлкән буын утыра иде, яшьләр бөтенләй юк диярлек. Барлык катнашучылар ахырда сәхнәгә чыккач, янымдагы бер әбинең: «Спектакль белән кунакка килегез, без сезне бик көтәбез», – дип кычкыруы аеруча да мөлаем булды.

Бәйрәм тамашасы Айдар Хафизов белән эшләгән хезмәттәшләренең истәлекләре, видеоязмалар һәм әзерләнгән чыгышлар белән үрелеп барды. Камал театры артистлары истәлекләр белән уртаклаштылар, кызыклы хәлләрне искә алдылар.

«Айдар абый чын актер, чын шәхес иде»

Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов:

– Айдар абый гаҗәеп кызык кеше иде. Аның белән эшләгәндә төрле чаклар булды. Килә иде дә: «Илдус, әйдә менә бер әйберне бәреп атыйк әле синең белән», – дия иде. Бәреп ата – концертлар оештыра иде ул. Бик әйбәт кичәләр уздыра иде төрле шәхесләргә багышлап. Режиссер булгач, мине һәрвакыт шушы кичәләрдә катнашырга чакыра иде. Әҗерен дә бик әйбәт кенә чыгара иде. Ул яктан мин аңа бик рәхмәтле.

«Шулай булды шул» спектаклендә бик кызык бер момент булган иде. Премьера көне – спектакль бара, Айдар абый белән уйныйбыз. Ул чыкты хәзер сәхнәгә роль буенча. Чыкты да, миңа:

– Нихәл? Кыз ошадымы? – ди.

– Ошады, бик усал ахрысы, – дим мин.

– Минем кыз шул ул… – һәм шып туктады да миңа карап тора. Сүзен оныткан. Аннары әкрен генә: «Кем әле мин?» – ди. Залда тынлык урнашты. Мин дә әллә нишләп калдым, аннары әйтеп җибәрдем. Каушаудан инде ул, премьера көнне һәрвакыт дулкынланасың.

Айдар абый эшкә бик игътибарлы, һәрвакыт җаваплы карады. Чын актер, чын шәхес иде.

«Шулай булды шул» спектакленнән өзек

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Айдар Хафизовның тормыш иптәше Фәридә Хафизова:

– Еш кына «алыштыргысызлар юк» дип әйтәләр. Ләкин алыштыргысыз кешеләр дә була икән. Айдар нинди генә эшкә алынса да, аны беркем дә кабатлый алмый торган талант, зәвык белән башкара иде. Ул үзенә югары максат куя белде һәм, шушы максатка ирешер өчен вакытын да, белемен дә кызганмады. Мин Айдарның иҗатта ирешкән уңышларын әйтеп тормыйм, алар турында күп сөйләнде. Аның тормыштагы хоббилары да байтак иде. Иң зур балыкны ул тота иде, иң яхшы шахмат уйнаучы да ул булды. Умарта кортлары белән шөгыльләнә башлагач та, иң татлы бал да Айдарда булды. Без аның белән 53 ел гомер кичердек. Ул безнең 2 балабызның әтисе, 3 оныгыбызның дәү әтисе, 2 кечкенә оныкчыгыбызның бабасы. Без аны бик сагынабыз.

«Бергә укыдык, бер сәхнәдә уйнадык, бер кыз артыннан йөрдек»

Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин:

– Бүген без Айдар турында сөйләшәбез. Мин Айдар турында бик күп сөйли алам. Чөнки без аның белән бергә Казан театр училищесында Марсель абый Сәлимҗанов, Рәфкать абый Бикчәнтәевтә укыдык. Бергә укыдык, бер сәхнәдә уйнадык, бер кыз артыннан йөрдек – Фәридә Хафизова артыннан. Айдар аның башын әйләндерде дә миннән тартып алды, миңа аннан соң бер студентка – Алсу Гайнуллина калды. Безнең дуслык училищеда башланды, аннан театрда бер рольләрне уйный башладык. Ул һәрвакыт, горурланып: «Мин Күн авылы малае!» – дия иде. Күн авылында горур кешеләр яши, гади генә түгел, сөйләшкәндә гел киная белән генә сөйләшәләр. Айдарда ул бик матур яктан чагылды. Айдар үзе дә бик матур кеше иде. Бөтен хатын-кызлар аңа гашыйк була иделәр. Белмим, Фәридә ничек түзгәндер.

Аннары, сәнгатькә килсәк, Айдар өчен ул театр белән генә чикләнмәде. Артистлардан кемдер шигырь укый, кемдер җырлый, кемдер бии, мәзәк сөйли. Ләкин хәзер шигырь сөйли белүче артистлар бик азайды. Элек тә алар күп түгел иде. Хәзер бигрәк тә аз калды. Чөнки шигырьне ничек башкарырга икәнен белергә кирәк, ә белер өчен өйрәнергә кирәк. Айдар, Хәлим Җәләл – минемчә иң оста шигырь сөйләүчеләр иде. Хәзер Илдус Әхмәтҗанов берүзе калды.

Айдар абый булган кеше иде. Булган кеше – аңа Аллаһы Тәгалә үзеннән-үзе ничектер бирә. Ул пенсиягә чыкты да умарта асрый башлады. Беренче елны ук бал җыеп алды, безнең гримеркада 3 кеше утырабыз – һәрберебезгә берәр банка бал бүләк итте. Күңелдә. Менә бу – булган кеше! Булган кеше генә шулай эшли ала, матур иттереп, мул яшәргә ярата торган кеше иде.

«Тормыштагы хәләл җефете Фәридә апа булса, сәхнәдәге хәләл җефете Рузия апа. Алар 50 елга якын төрле спектакльләрдә ир белән хатынны уйнаганнар», – дип тәкъдим итте Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллинаны кичәне алып баручы Фәнис Җиһанша.

– Әлеге матур әйтелә торган сүзләр Айдарның юбилеенда – аның 80 еллыгында әйтелергә тиеш иде. Ләкин дөнья үзенекен итә, берни эшләп тә булмый. Айдарның туган авылында аның исемен мәңгеләштерү – театр өчен дә зур горурлык. Ул бит театр гаиләсендә яшәгән кеше. Без театрда бер гаилә булып яшибез. Ул безнең гаиләдән чыккан кеше, театрыбыз тарихында үзенең бөек исемен калдырып китте. Айдар театр белән генә калмады, ул татар дөньясында казына иде, шунда кайный иде. Язучылар, шагыйрьләр эшләрен, зур шәхесләрнең эшләрен сәхнәгә, мәйданга чыгара торган кеше иде. Халык белән кат-кат аларны очраштыра иде. Ул – чын татар егете! Ул гомере буе татар халкына хезмәт итте. Һәрвакыт милләт өчен борчылып яшәде, аеруча тел бетү проблемасы килеп баскач, бик борчылды. Мин аны аны һәрвакыт милләткә хезмәт иткән чын татар улы дип әйтәм.

Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗан:

– Мин 2004 елда театрга килгәч, Айдар абыйның җылы кулын тойдым. «Пар канатлар» дигән тапшыру алып бара иде ул, миңа аның белән эшләү бәхете татыды. Эшләгәндә бик каты куллы иде. Сүгенеп тә ала иде. Бик озак азапландык – гармунда уйный алмыйм гына бит. «Нәрсәсе бар инде шуның, нәрсәсе бар инде», – дип, һәр көн сүгә иде мине. Мин аңа бик рәхмәтлемен, яңа коллективка килеп урнашкач та, шундый олпат, олы артистлар ярдәм кулын сузгач, ничектер, үзенә күрә рәхәт була. Коллективка кереп китүләре бик җиңел түгел. Айдар абый барлык яшьләрне дә җылы кабул итә иде, күпләргә сәхнәдә беренче адымнар ясарга булышкан кеше, рәхмәтебез чиксез аңарга.

Шулай ук, Айдар Хафизов исемендәге мәдәният йортында артистның кечкенә генә музей бүлмәсе бар. Ул мәдәният йорты директоры Раушания Җиһаншина инициативасы белән булдырылган. Анда артистның шәхси әйберләре – театр костюмнары, бүләкләр, документлар һәм фотолар күрсәтелгән. Экспонатларның күбесен артистның хатыны Фәридә Хафизова тапшырган.

Музей бүлмәсендә артист уйнаган шахматларны, түбәтәйләр коллекциясен, композитор Сара Садыкова язган хатларны, артист уйнаган гармунны күрергә мөмкин.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Хафизов Айдар Садри улы 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында администратор, 1975-1976 елларда филармониядә нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр) артист булып эшли. 1978 елдан Татар академия театрында. Төрле яшьтәге һәм характердагы образлар иҗат итә. 2020 елның 14 декабрендә вафат булды.

Кайбер рольләре: Адаш «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Камали «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Хәлиулла «Илгизәр + Вера», Шәһит «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин); Дәрвиш «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Кадыйрбирде «Идегәй» (Ю.Сафиуллин).

Кызы – сценарист, режиссер, журналист Айсылу Хафизова.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Глава КамАЗа: проект «Москвича» показал, что китайские машины вообще не приспособлены к России

Фильм «Мой любимый чемпион» показали в павильоне «Роснефти» на ВДНХ в Москве

Столичный промышленный проект занял первое место в международной премии рекламы и маркетинга

Горшков: «Балтика» — команда с характером, но шансов больше у «Зенита»

Музыкальные новости

Выгодно ли покупать квартиру в новостройке?

«Заставлял Костомарова мыть свою машину, чтоб потом он на ней покатался по парковке!» Илья Авербух рассказал о дружбе с Романом Костомаровым в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» на ТВ-3

Здравый смысл против дезинформации официозной пропаганды

Сотрудники Росгвардии задержали устроившего стрельбу с балкона мужчину в Подмосковье 

Новости России

«Спорт-Экспресс»: Игры дружбы могут перенести на 2025 год

Фильм «Мой любимый чемпион» показали в павильоне «Роснефти» на ВДНХ в Москве

Град и ливень обрушились на Московскую область после жарких дней

Ученые НИУ МЭИ представили уникальную автоматическую электролабораторию с дистанционным управлением

Экология в России и мире

Всеармянский союз «Гардман-Ширван-Нахиджеван» осуждает лживое заявление президента Азербайджана Алиева

Eleganzza весна-лето 2024

Елена Шерипова: самые модные головные уборы на лето

Волжский нарцисс - Плес

Спорт в России и мире

Синнер повторил достижение Джоковича и Надаля по победам на "Больших шлемах"

Бывшая российская теннисистка спела гимн Франции: «Я здесь дома»

Надаль пропустит Уимблдон из-за желания сыграть на Олимпиаде

Россиянин Котов уступил итальянцу Синнеру в третьем круге "Ролан Гаррос"

Moscow.media

ALMI Partner и «Даком М» будут совместно развивать и продвигать отечественные ИТ-решения

Распределяй и управляй: водители «Грузовичкоф Бизнес» – о преимуществах работы и трудовых буднях  

Лучший HR-бренд – «Грузовичкоф»

Удаленная настройка охранных комплексов StarLine











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Фигуристка Навка: актриса Заворотнюк дарила окружающим радость и счастье

«Любовь всегда давала силы»: Петр Чернышев прервал молчание после смерти Заворотнюк

Московские прогулки, ч.23

Пашинян поблагодарил Путина за восстановление поврежденных ж/д участков