23 гыйнварда иртәнге 6лар тирәсендә, Мәскәүнең Правда урамында бер йорттагы фатирда электр юрганына ут капкан. Янгын сүндерүчеләрне 4нче каттагы фатирда яшәүче ир-ат чакыра. Ул үзенең фатирында барысы да тәртиптә булса да, төтен исе сизә һәм янгын сүндерүчеләр чакырта. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.
Читать дальше...
Кубань халкын коточкыч җинаять тетрәндергән. Адыгеядә яшәүче ир-ат элеккеге сөйгәнен һәм аның 2 яшьлек кызын вәхшиләрчә үтергән. Фаҗига баланың туган көне көнне булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Читать дальше...
Эшмәкәр, аяклары йөрмәүче блогер Миләүшә Зарипова өендә ремонт ясарга җыена. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә күрсәтеп, сөйләп бара. Йорттагы түшәмнәрне, люстраларны алыштырырга җыеналар.
Читать дальше...
Бу вакыйгаларга күп еллар үтсә дә, үкенечле язмышлы авылдашларым Сабир абый белән Мәймүнә апаның язмышы гел исемдә тора. Авылдашлар арасында алар үрнәк гаилә иде. Йортлары җыйнак, абзар тулы мал-туар. Өй янында ике тәрәзәле кечкенә келәт тора. Анда иген һәм хуҗалык кирәк-яраклары саклана иде. Ишек янында гына сөт сепараты тора. Ул чорларда сепарат сирәк гаиләләрдә генә бар иде.
Читать дальше...
Россия Мәгариф министрлыгы Фәннәр академиясенең Н.И. Вавилов исемендәге Гомуми генетика институты директоры Александр Кудрявцев белән хезмәт килешүен өзде. 24 гыйнвардан башлап институт директоры вазифасын биология фәннәре докторы Андрей Мисюрин башкара. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК хәбәр итә.
Читать дальше...
Җырчы Алсу Фазлыева шушы көннәрдә генә ерак сәфәрдән – Гомрә хаҗыннан кайткан. Мәккәгә ничек китүе турында ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.
Читать дальше...
Һиндстан... Нинди ил икән ул? Нинди уйларга, нинди хисләргә чумасың ул сүзне ишетү белән? Үземне хәтерләгәннән бирле мин бик гашыйкмын Һиндстан иленә. Башта ул мәхәббәт мультфильмнардан башланды. Соңыннан китаплар, Һинд киносы... Хыяллана идем, киноларын карагач, менә мин дә һинд кызы, дип. Өйдәге ситсыларны алып төренәм дә, өйдә булган бердәнбер һинд җырын тыңлап (анысы да Әлфия Авзалова башкаруында), биим.
Читать дальше...
Айдар Галимов 90нчы еллар азагында башкарган «Зәңгәр чәчәк – миләүшә» җырына яңа сулыш биргән. Җырның авторлары – Дилә Булгакова һәм Наил Шәймарданов.
Читать дальше...«Бер кич тормышыбызны хәл итте дә куйды», – ди, ике кызы бергә авариягә юлыккан Айгөл апа. Йөк машинасы астыннан багажнигы гына күренеп торган машинадагы кызларының исән калуына шөкер итсә дә, сөенергә иртәрәк шул әле. Бүгенге көндә төпчекләре Ләйсән һаман да аңына килмәгән. Алияне исә катлаулы операцияләр көтә.
28 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, аязганда -18˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.
Читать дальше...
Мәскәүдә яшәүче хатын-кыз улын үтертергә дип кеше яллаган. Ананы тоткарладылар, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының башкала бүлеге. Ул җинаятькә иптәш хатыны белән әзерләнгән, улын үтерткәч, мираска калган фатирны икәүләшеп бүлешергә җыенганнар.
Читать дальше...
Иҗади гаилә Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет шушы көннәрдә сәяхәттән кайтканнар. Алар белән бергә ял итәргә җырчы Римма Никитина да барган.
Читать дальше...Россиядә «алкоголизм» диагнозы куелган пациентлар саны арта. Росстатның «Россиядә сәламәтлек саклау-2023» хисабында әйтелгәнчә, узган елда илдәге 1 кеше башына 9 литр алкоголь туры килгән. Татарстанда алкоголиклар саны, киресенчә, кимегән, әмма РКНД баш табибы урынбасары Илдар Таҗетдинов, бу статистика чынбарлыкка туры килми, ди.
Уфадагы бер фатирда янгын чыккан. Утны өйдә үзләре генә калган ач песиләр чыгаруы ачыкланган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Читать дальше...
Тележурналист Гөлназ Рәхмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә эре бөртекле оннан (цельнозерновой) төче күмәч пешерү рецепты белән уртаклашкан.
Читать дальше...
Телевизион тапшырулар алып баручы, блогер Венера Аитова авырып киткән. Сторисларыннан аңлашылганча, ул компьютер томографиясе узып йөри.
Читать дальше...
«Mash Iptash» каналы тараткан видеодан күренгәнчә, Яшел Үзәндә 58 яшьлек ир «Бристоль» кибетенә тәмәке алырга керә. Идәндәге кафель тайгак булу сәбәпле, ул таеп егылып, башын идәнгә бәрә һәм шунда ук үлә.
Читать дальше...
Хирург Александр Умнов җенес органнары һәм ашказаны-эчәклек трактында яман шеш китереп чыгара торган әйберне атаган. Бу турыда Tverigrad.ru хәбәр итте.
Читать дальше...
Башкортстанда күп балалы хатынны ире кыйнап үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» Благовещенский район судына сылтама белән хәбәр итте.
Читать дальше...
Җырчылар арасында ирен күпертмәүчеләр һәм ясатмаучылар аз калды кебек. Рәфинә Ганиуллина да күпчелеккә кушылган. Ул социаль челтәрдә язып калдырылган, иреннәренә кагылышлы фикергә җавап биргән.
Читать дальше...Гыйнвар ае карлы рекордлары белән шаккатырды. Юкса халык синоптиклары «кар күп була» дип тә, «салкыннар була» дип тә әйтеп куйган иде. Алар да, болай ук күп булыр, димәгән иде үзе. Суыклар һәм галәмәт күп кар яз һәм көзгә ничек тәэсир итәр? «Интертат» халык синоптикларының һәм белгечләрнең фаразларын белеште.