Бер атнага диярлек сузылган буран нәтиҗәсендә барлыкка килгән карт көртләре бик күп уңайсызлыклар тудырды. Республикабызның район һәм авыл җирлекләрендә вазгыять ничегрәк? Кар чистартыламы? «Интертат» хәбәрчесе шул хакта сорашты.
Зинира һәм Ризат Рамазановларның «Ак кар булып» җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Читать дальше...
Гомрә хаҗына килгәч, җырчы Айгөл Бариеваның чирләп китүе хакында язган идек. Авырып, кунакханәдә калган көнне Айгөл Бариева язылучыларыннан килгән сорауларга җаваплар биргән. Кече хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң җырчы яулык ябачакмы? Бу – соңгы көннәрдә Айгөл Бариевага килә торган иң популяр сорауларның берсе икән.
Читать дальше...
Чаллы шәһәре янындагы «Дуслык» бакчачылык ширкәте районында 77 яшьлек әби мәете кар көрте астында табылган. Аны 5 көн эзләгәннәр. Әбинең әйберләре дә шунда яткан. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.
Читать дальше...
Бу көннәрдә Рифат Зарипов Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева алып бара торган яңа «Кызган казан» тапшыруында төшкән иде. Җырчы анда пылау пешерү осталыгын күрсәтте.
Читать дальше...
Мессенджерлардагы төркемнәрдә Арча районы Күлтәс авылында булган янгын видеосы таралды. Видеода күренгәнчә, янгын төнлә булган. Янгын фермер хуҗалыгының техника гаражында чыккан, тракторлар янган.
Читать дальше...
Яңа елның корпоратив кичәсендә барысы да күңел ачты – генераль директордан алып иң түбән дәрәҗәдәге менеджерга хәтлесе. Эчемлекләр гөрләвектәй акты, кабымлыклар конвейердай китертелде, музыканың яңгыравына чыдарлык түгел иде. Почмактагы өстәл артында офистагы иң чибәр Мәдинәгә шашып гашыйк булган тәэминат буенча кече специалист Ильяс газапланып утыра: ничекләр генә итеп шуны биергә чакырырга? Ниһаять, ул аның каршысына килеп басты.
Читать дальше...
25 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак. Көньяктан 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.
Россия президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Якутиядәге протестларга карата фикерен белдерде.
Читать дальше...
Әлмәттәге концерты вакытында Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның хәле начарланган. Җырчыны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр. Башта Әлмәт, аннан башкала хастаханәләрендә дәваланганнан соң, Вадим Захаров, ниһаять, тернәкләнеп аякка баскан.
Читать дальше...
Монголия башкаласы Улан-Баторда Дунжингарав базары тирәсендә 60 тонналы газ төягән йөк машинасы шартлаган, янгын башланган. Бу хакта Монголиянең News.mn сайтына сылтама белән РИА Новости яза.
Читать дальше...
Кар явудан туктады, хәзер инде шәһәрне, шәһәр яны бистәләрен кардан арындырасы гына калды. Юллар тараю сәбәпле, иртән һәм кичен 10 баллы бөкеләр хасил була. Шәһәр янындагы бистәләрдә яшәүче гаиләләрнең балалары өчен «буран» яллары дәвам итә. Алар мәктәпкә 2 сәгать алдан чыгып та килеп җитә алмыйча, кире борылалар яки классташлар дәрестә түгел, ә бөкедә утырырга мәҗбүр була. Ата-аналар «мәктәп янында фатир арендага бирүчеләр юкмы» дип кызыксына башлады.
Читать дальше...«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр булды. Әңгәмә татар эстрадасының мәсхәрә хәленә калуы, милли моң һәм милләт проблемасы, татар матбугаты, зәвыксыз укучылар, интернет файдасы турында булды.
Татарстанның биоресурслар буенча комитеты хезмәткәрләре Нурлат районында поши баласына ярдәм иткәннәр. Ул анасыннан аерылган һәм кешеләр янына килеп чыккан. Мондый хәлдә ул исән кала алмый. Шуңа да аны ветеринария пунктына алып кайтканнар. Хәзер аны ашаталар, ныгыгач, үзе яши ала башлагач, аны урманга чыгарып җибәрәчәкләр.
Нәби агай ялгызы көн итә. Гадәттә, хатын-кыз кулы тимәгән өйләрдә ямь булмый. Кайда карасаң тузан, бүлмә саен анда-монда таралып яткан киемнәр, аш өендә юылмаган савыт-саба, идән тулы чүп, тәмәке төпчекләре, буш шешәләр. Еш очракта шундый күренешкә тап буласың.
Читать дальше...
Курган өлкәсендәге бистәдә 4 кешене бүре талаган, 1 хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Читать дальше...
Яшь иҗади гаилә Артур Маузер һәм Лия Шәмсина төнлә кеше гомерен саклап калган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.
Читать дальше...