Мы в Telegram
Добавить новость

Руководитель фракции КПРФ в Мособлдуме Наумов поздравил соцработников с праздником

В Подмосковье отремонтировали дороги, ведущие к спортивным объектам

Почти 10 млрд рублей поступило в бюджет Подмосковья от распоряжения имуществом

VIII Областной фестиваль российской керамики «Синница» состоится 15 июня





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сәлимә (Булган хәл)

Сәлимә (Булган хәл)

Бу вакыйгаларга күп еллар үтсә дә, үкенечле язмышлы авылдашларым Сабир абый белән Мәймүнә апаның язмышы гел исемдә тора. Авылдашлар арасында алар үрнәк гаилә иде. Йортлары җыйнак, абзар тулы мал-туар. Өй янында ике тәрәзәле кечкенә келәт тора. Анда иген һәм хуҗалык кирәк-яраклары саклана иде. Ишек янында гына сөт сепараты тора. Ул чорларда сепарат сирәк гаиләләрдә генә бар иде.

Сабир ага колхоз тимерчелегендә эшләде. Аның кулыннан килмәгән бер эш тә булмагандыр. Бидрә тишелсә дә, самоварга ремонт кирәк булса да, авыл халкы аңа бара иде. Авылдагы бердәнбер йон тазарту машинасын көйләүче дә ул иде. Оста балыкчы булуы белән беррәттән булдыклы сунарчы да иде.

Мине дә әти мылтык тоттырып, Сабир агага ияртеп җибәргәли иде. Бервакыт шулай мылтыгымны тотып Сабир абыйларга киттем. Ул Мәймүнә апа белән чәй эчеп утыра.

Заманына күрә өстәл өстендә нинди генә сыйлар юк: май-каймактан тыш, аертылган һәм кәрәзле бал да өстәлгә кунаклаган иде. Зур табада алсуланып пешкән коймаклар. Алардан күреп минем дә коймакларны майга манып тәмле итеп ашыйсым килде. Тик мин яңа гына ашап чыктым дип, өстәл артына утырмадым. Сабир ага ике көпшәле мылтыгын алды да кырга киттек. Борчак басуына җиткәч ул:

Гали, караңгы төште, җирдәге үрдәкләргә түгел, һавада очканнарга ат! – дип өйрәтте мине. Җиргә ятып, басуга таба борчак ашарга дип төркем-төркем очкан үрдәкләргә атабыз, аннары тагын үрдәк төркемен көтеп ятабыз. Төн уртасында аткан үрдәкләребезне күтәреп кайтып киттек. Өйгә кайткач, әнием: «Миңа эш алып кайттың», – дип, сөйләнә-сөйләнә, җиңнәрен сызганып, үрдәк йолкырга тотынды.

Бердәнбер көнне әти белән әнинең шыпырт кына сөйләшкән тавышына уянып киттем.

Мәймүнә кыз бала тапкан, – диде әни.

Хатын-кызга ышаныч юк инде, – диде әти, кеткелдәп көлеп.

Вакыт үтә торды, Мәймүнә апаның бәбие сары бөдрә чәчле, көлеп торган күзле шалкан кебек матур кызчыкка әверелде. Урамда кечкенә Сәлимәне сөйми үтүчеләр бик сирәк булгандыр. Бигрәк тә Мәймүнә апага сепарат аертырга килгән апалар аны чиратлашып сөяләр иде. Мәймүнә апа оста тегүче иде, кызына матур күлмәк һәм башлыклар тегеп кидерә.

Сабир ага исә Сәлимә тугач кешеләр белән сирәк аралаша башлады, үз эченә көннән-көн ныграк бикләнде. Ничә карама, ул үзенең тимер-томырлары белән булыша иде. Мәймүнә апа белән Сабир абый еш тиргәшә башладылар. Сабир абый эчеп алды исә:

Мин синең белән тормыйм, син Кави сөяркәсе, баланы аңардан таптың, – дип, гел генә хатынын битәрләде. Сабир аганың зур гәүдәле Кави белән якалашырга көченнән килерлек түгел иде.

Сабир абый хәмер эчү белән мавыга башлады. Һәр көн эчеп, гауга чыгарды. Ызгыш туа башласа, Мәймүнә апа, кызын кочаклап бертуган энесе Закирларга китә иде. Беркөнне чираттагы ызгыштан соң баланы суыкта тышта йөртмим дип, ишеккә тышкы яктан йозак салып чыгып китте. Юл буена үкенечле тормышына газапланып елап барды.

Закирларга килеп кергәч: «Энем, хәзер миңа ничек яшәргә?» – дип түгелеп елады. Энесе, бала үскәч йомшарыр әле, Мәймүнә, дип, аны язмышына күнәргә үгетләде. «Әнә беркөн клубта балалар чыгышында Сәлимә биегәндә Сабир җизни дә кул чабып утырды», – дип тынычландырырга тырышты апасын.

Мәймүнә апа күңелсез уйларының очына чыга алмый йоклый алмый газаплана. Әйе, шул Кави авылга кайткач алар арасында мәхәббәт дөрләп кабынды да китте шул. Сабирга караганда Кави мәһабәт гәүдәле, үзе бик тә сөйкемле. Шунда ук үзенә гашыйк иттерде ул яшь хатынны...

Мәймүнә апа чак таң аттырып, өенә кайтып, йозакны ачык керүгә:

Инәй, өшедем! – дигән тавышны ишеткәч, аяк астында җир убылган төсле булды.

Балам! – дип, шашынып елап, күтәреп алды кызын. Бер кат күлмәк кигән баланың шәрә аяклары боз булып каткан иде. Эчке ишек бикле. Мәймүнә үзен-үзе белештермичә, бар көче белән ишекне төйде. Бераздан яртылаш исерек Сабир ишекне ачты. Ул ни кылуын аңларга да теләмәде. Бары тик: «Сезгә шул кирәк!» – дип, янә үзенең җылы түшәгенә ауды.

Мәймүнә ишекне бикләп чыгып китү белән, исерек Сабир ага кызчыкны өйдән куып чыгара да ишекне эчтән бикләп куя икән. Сәлимә салкын ишек алдында төн чыга. Әнисе кызын табибларга да күрсәтергә өлгермәде – бала җан бирде. Сәлимәне соңгы юлга озатканда бөтен авыл халкы елады. «Бу явызлыгы өчен Сабирны судка бирергә кирәк», – диючеләр күп булды.

Бу фаҗигадән соң алар аерылыштылар. Мәймүнә апа сулды, үз эченә бикләнде. Кипкән иреннәре белән: «Әй, Ходаем, тизрәк Сәлимәм янына алчы!» – дигән сүзләрне генә кабатлый иде.

Гарәф Әхмәров

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Источник 360.ru: в Москве столкнулись Porsche и Lexus, 5 человек пострадали

Многоходовка Путина опять сработала. Китай строит дорогу в обход России, но Москве это на руку

Яркое событие начала лета: JETRUSH Extreme Fest 2024 в Москве

Грузия запланировала восстановление дипломатических отношений с Россией

Музыкальные новости

"Евро-Футбол.Ру": "Спартак" летом хочет приобрести вингера

«Виртуальный Западный Азербайджан» - кладезь фальсификаций

В Ярославле ждут Надежду Бабкину на бесплатные концерты

В День России на самарской телебашне включат подсветку

Новости России

12 июня День России - стихи, открытки и видеоклипы

ГАИ Люберец призывает мотоциклистов и велосипедистов использовать защитную экипировку

Замглавы МИД Богданов сообщил об обещании ХАМАС освободить остающихся в секторе Газа россиян

Храм ПОКРОВА БОГОРОДИЦЫ «НА РВУ»

Экология в России и мире

Пегас сделал важное заявление о будущих турах на предстоящий зимний сезон

Chloé, коллекция Resort 2025

1 массажное упражнение для лица, которое можно делать даже лежа в постели - щеки и овал лица подтянутся, а носогубные складки расправятся

Показания к применению калийсберегающих диуретиков. Эплеренон, антагонисты альдостерона, осмотические диуретики

Спорт в России и мире

Калинская поддержала Синнера после поражения на "Ролан Гаррос"

Испанец Алькарас выиграл у Зверева и стал победителем Roland Garros

Итальянский теннисист Синнер стал лучшей ракеткой мира в рейтинге ATP

Тарпищев о Медведеве и Рублеве: без травм сыграют в Париже лучше, чем в Токио

Moscow.media

Мост в Нагатинском затоне соединил берега

На петербургском стадионе за 60 млрд рублей произошел крупный пожар

Северные ночи...

В Карелии арестовали учителя-педофила











Топ новостей на этот час

Rss.plus






«Германия движется к союзу с Россией» - американские эксперты осознают, что США теряют популярность в мире. Союзу Берлина и Москвы быть?

Инфекционист НИКИ детства рассказала о важности гигиены после игры в песочнице

Впервые в России появились звездные «Райдер-туры» для туристов

На газоконденсатной скважине Уренгойского НГКМ успешно проведен ГРП с использованием отечественного флота