Бүген, Дубайга турлар сатып, кешеләрне акчасыз да, ялсыз да калдырган блогер Илүсә Миңнегалиева (Фәләхова) федераль эзләүгә бирелгән, дигән хәбәр чыкты. Бу хәбәр чыкканнан соң, «аның кайда икәнен белмиләрмени соң...» дип, бу әйбергә көлеп караучылар булды.
Адвокат Руслан Нагиев «Татар-информ»га моның гадәти процедура булуын аңлатты. Хокук саклау органнары кешенең башта Россиядә булмавына инанырга тиешләр.
«Барысы да процедурага бәйле, кешене башта ук халыкара эзләүгә бирә алмыйлар. Башта федераль эзләүгә бирелә, һәм инде кешенең чит илдә булуы турында мәгълүмат раслана икән, халыкара эзләүгә бирү мәсьәләсе туа», – дип аңлатты Руслан Нагиев.
Былтыр җәй азагында һәм көз башында блогер Илүсә Миңнегалиева ире Рушан белән бергә Дубайга арзанлы турлар сатты. Нәтиҗәдә меңгә якын кеше турларсыз да, акчасыз да калды. Килгән зыян 25 миллион сум тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылды.
Ялсыз калган туристларга адвокат Руслан Нагиев ярдәм итә.