КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Айзат Вахитов быелгы "Мисс Татарстан" бәйгесе, анда кызларны купальникларда сәхнәгә чыгару, 14 яшьлек кызның җиңүенә бәйле карата фикер алышулар турында шаярта.
"Мисс Татарстан"
Кая бара бу дөнья? -
Бигрәк үзгәрде заман,
Ничек инде татар кызы
Сәхнәдә купальниктан???
Татар кызлары чишенә,
Сакланмый бездә иман.
Шундый буламыни инде
Хәзер "Мисс Татарстан"???
Барысы да мулла кебек
Такый шушы сузләрне.
Еллар утә, татар һаман
Гаеп итә яшьләрне.
Быел исә бөтенләй
Шардай булды кузләре.
Мондый хәбәрне ишетеп,
Телсез калды үзләре.
Барысын да шаккаттырып,
Яңгыратып дөньяны,
Мисс Татарстанның таҗын
14 яшьлек кыз алды.
Татарлар бит электән
Яшьләй кияүгә чыккан.
Бәлки шуның өчен яшьтер
Безнең "Мисс Татарстан"?.
Аның барыбер тамырында
Ага бит татар каны,
Хәзер, яше генә җитсен -
Алыр "Мисс Россия"ны.
Ир-атларга да кирәктер
Менә мондый конкурслар.
һәрбер 14 яшьлек кызга
Кирәк 15 яшьлек пар.