Чик сакчылары көнендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында монумент ачтылар. Һәйкәл авыл мәдәният йорты территориясендә урнаштырылган. Аның янәшәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар исемен мәңгеләштергән обелиск һәм Мәңгелек ут. Монумент исә чик буе баганасыннан һәм «Дәүләт чиге-изге һәм кагылгысыз!» дигән сүзләр уелган мәрмәр плитәдән гыйбарәт. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
«Чистай» мәдәни үзәгендә «Нык гаилә» партия проекты кысаларында шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде. Тантана залында хезмәт сөючән һәм бер-берсенә тугрылыклы, балаларны тәрбияләүдә үрнәк булган гаилә парлары җыелды.
Читать дальше...Фильмда мәхкәмә утырышларындагы чыгышлар, мөселманнарның чарасызлыгы, адвокатлар, хокук яклаучылар фикерләре китерелә.
Казанда балалар, яшүсмерләр һәм зурлар катнашында «Star Friends Fest!» дип аталган күп жанрлы халыкара конкурс үтте. Алабуганың «Фиеста» бию театры 14 бию номеры тәкъдим итте, шуларның 12се беренче урынны алды.
Читать дальше...Об этом жителям республики расскажут в прямом эфире в аккаунте «Объясняем.Республика Татарстан» соцсети ВКонтакте 30 мая в 10.00.
Иртәгә Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 89нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә имтихан пунктында рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы узачак.
Читать дальше...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Акдус кушаматлы алабае Йошкар-Олада узган күргәзмәдә катнашкан. ТР Президенты үзенең Telegram-каналында фотолар белән уртаклашты.
Читать дальше...Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 30 мая 2022 года.
Казанның Елга портыннан чыккан вакытта исерек хәлдә «Восход-51» теплоходын төпкә утырткан капитанга карата пассажирларга иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Читать дальше...Республика табиблары аяк буыннарына Россия протезлары куеп операцияләр ясый.
30 майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
2022 елның 19-25 маенда Лондондагы иң борынгы районнарның берсендә IV Евразия ECG кино фестивале узды, анда Евразиянең 11 илендә төшерелгән фильмнар тәкъдим ителде. Бу хакта Ташкентның татар мәдәни-агарту үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә салым түләүченең идентифакция номерын (ИНН) Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә алу мөмкинлеген бирә торган законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.
Читать дальше...Версию о том, что в военкомате было утеряно дело челнинца, опровергли.
Теплоходтагы 30 пассажирны, шул исәптән алты баланы, Казан Елга портының 9нчы причалына эвакуацияләделәр. Коткаручылар моның өчен мотокөймәләр һәм катерлардан файдаланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Читать дальше...В результате посадки на мель пострадало 8 пассажиров, медики оказывают им помощь.
Нефтьне торба аша калдырып, диңгез аша тыю тәкъдим ителә.
Россия Тикшерү комитеты Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «Восход-51» теплоходы Казанның Елга порты янында төпкә утыру нәтиҗәсендә сигез пассажир төрле тән җәрәхәтләре алган. Табиблар зыян күрүчеләрне тикшерә.
Читать дальше...
Хәзерге вакытта Россиядә билгесез этиологиядәге кискен гепатит очраклары ачыкланмаган. Авыруны читтән алып кайту ихтималы бик аз, илдә аны кисәтү өчен тиешле барлык чаралар да күрелә. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Хезмәттә армиядәге низамнамәдән тыш мөнәсәбәтләр дә язылачак.
Казанның Елга портыннан чыккан вакытта «Восход-51» теплоходы төпкә утырганнан соң транспорт прокуратурасы тикшерү эшен башлады. Урынга транспорт прокуроры һәм Казан транспорт полициясе тикшерүчеләре, шулай ук Россия Тикшерү комитеты Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсенең Казан транспортта тикшерү бүлеге хезмәткәре юл тотты.
Читать дальше...Министерство образования и науки Татарстана ежегодно организует работу профильных лагерей в республике для талантливых школьников, победителей и призеров всероссийских и региональных олимпиад.
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның тагын 126 очрагы ачыкланган. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 149 836 очрагы теркәлгән.
Читать дальше...Русский народный праздник Каравон стал ярким завершением минувшей рабочей недели.