9 июньдә Кукмараның «Нараткай» балалар сәламәтләндерү лагере 425 баланы кабул итәчәк. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...Чарага җырчының туганнары, хезмәттәшләре, Башкортстанның һәм Татарстанның сәхнә осталары җыелды.
2 июньдә Казанда Кабан күле яр буенда җәйге сезонда беренче тапкыр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында дәрес узачак. Шәһәр халкына перформанс күрсәтәчәкләр, аннан соң барлык теләүчеләр өчен «Ярмәк вагы» халык биюе буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Катнашучылар төп хәрәкәтләрне өйрәнә алачак, шуннан соң дәрес баттл форматында дәвам итәчәк.
Читать дальше...
Татарстанда Әлки районында яшәүче 53 яшьлек ир-ат, сәламәтлеккә авыр зыян китереп, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән гамәлләр кылган дип шикләнәләр. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әлеге хәл турында тулырак сөйләде.
Читать дальше...«Татар сүзе» халыкара бәйгесендә «Професионаллар» категориясендә I урынга Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин ия булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Тарихи мәчеттә булды. Ул, биналар комплексы мәчетнең архитектурасы белән аваздаш булсын өчен, мәчетне бердәм стильдә яңартып төзергә тәкъдим итте.
Читать дальше...
Россиянең фән һәм югары белем министрлыгы, Болон системасыннан баш тартканнан соң, совет системасына әйләнеп кайтырга җыенмый. Ведомство барлык алынган тәҗрибәне исәпкә алып, югары белем бирүнең яңа моделен төзергә планлаштыра, дип белдерде министр урынбасары Дмитрий Афанасьев. Бу турыда РИА Новости яза.
Читать дальше...
Дүшәмбе, 30 майда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды. Бинаны карау барышында ул үзәк вәкилләре белән кайбер мәсьәләләр турында фикер алышты һәм республика ягыннан ярдәм вәгъдә итте, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстанда балалар лагерьларының эш стандарты тулысынча эшләнгән. Хәзер ул эш тәртибендә республика учреждениеләре эшчәнлегенә кертелә. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстанның Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сөйләде.
Читать дальше...
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин июнь башыннан минималь хезмәт хакын, яшәү минимумын һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият түләүләрен арттыру турында карар имзалады.
Читать дальше...
Атнаның беренче яртысында Татарстанда җылытачак. 31 майдан 2 июньгә кадәр республикада җилсез һәм коры булачак. Һава температурасы төнлә +5 тән +12 градуска кадәр тибрәләчәк. 31 майның көндезге сәгатьләрендә һава торышы +19 дан +24 градуска кадәр булуы көтелә, җәйнең беренче көннәрендә һава +27 градуска кадәр җылыначак.
Читать дальше...
Татарстан башкаласындагы Аккош күле мәйданында 4 июньдә беренче гастрономия фестивале — Аккош күле гастрофесты узачак. Фестиваль кунаклары өчен җәйге һәм милли ризыклар тәкъдим ителәчәк, мәдәни программа һәм күңел ачулар оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде.
Читать дальше...Наталья Перова һәм Людмила Анненкова сугышка каршы "Без каннан юылып бетә алмаячакбыз" дигән чара уздырды. Алар ак күлмәк киеп, аны кан төсендәге кызылга буяган һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы бинасы янына чыккан иде.
29 майда булган вакыйгада сигез кеше яраланган иде. "Капитанның хәмер эчемлеге куллануы ачыкланды", дип хәбәр ителде. Ул гаебен таныган һәм читкә чыкмау шарты белән иреккә җибәрелгән.
UFC тарихында беренче татар Ринат Фәхретдинов дебют көрәшенә түбәтәй киеп чыгарга карар кылуы турында сөйләде. Спортчы сүзләренә караганда, мондый карар – татар халкына хөрмәт билгесе.
Читать дальше...
Татарстан Министрлар Кабинеты төзелеш өлкәсендә эшләүче беренче разрядлы эшчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы күләмен билгеләде. Ул 28751,9 сум тәшкил итте.
Читать дальше...Это и множество других приятных сюрпризов готовят организаторы национального праздника для гостей.
АКШтагы Коммунизм корбаннарын искә алу фонды Кытайдагы "тәрбия лагерьлары"ның яшерен материалларын чыгарды. Бу документлар Кытай полициясенең компьютер серверларын ватып алынган.
«Яңа җырлар туа башласа, бергәләп хитлар булдыра алсак, икеләтә файдалы булыр иде», - диде баш мөхәррир.
«Иртәдән кичкә кадәр безнең ритмга, режимга әзер булган, түзә торган балалар кирәк», - диде җырчы.
Россиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) генераль директоры Вероника Логинова фигуралы шуучы Камилә Вәлиева белән бәйле допинг эше буенча карарлар кабул ителергә мөмкин булган вакытны әйтте.
Читать дальше...По сведениям Управления ЗАГС, татарстанцы стали позже вступать в брак и рожать детей.
Азия илләрендә күпчелек Русия белән икътисади бәйләнешләрне саклап калуны тели.
Белем бирү учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү темплары югары булуга карамастан, Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен мәктәпләрдә урыннар җитмәү кискен мәсьәлә булып кала бирә. Казан мэры Илсур Метшин бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.
Читать дальше...«Проект танылган шәхесләр белән танышырга, үзеңә танылырга, иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирә. Балалар безгә килеп бик зур мәктәп уза», - диде Зилә Фәйзуллина.