В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады. Бу турыда «Актаныш таңнары» газетасында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарстанның Бөгелмә районында полиция хезмәткәрләре озак вакыт дәвамында лицензиясез алкоголь һәм тәмәке саткан 62 яшьлек хатын-кызны һәм 47 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашты. Яклар Татарстанның «Яңарыш» фонды эшчәнлеге, шул исәптән республикада «Адымнар» полилингваль комплексларын булдыру турында фикер алышты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче 85 яшьлек әби полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Ул юл-транспорт һәлакәтенә эләккән кызын коткарырга өметләнеп, мошенникларга акча күчерүе хакында сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек Россия өчен мөһим тышкы сәяси тармакларның берсе булды һәм шулай булып кала да. Ил эчендә аларның төп партнерларының берсе – Татарстан, ул алар белән төрле дәрәҗәләрдә актив диалог алып бара. KazanSummit 2022 кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илчеләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде.
Читать дальше...
Самара шәһәренең «Нур» мәдрәсәсе – урта һөнәри дини белем бирү учреждениесе мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге курслар (лагерь) оештыра. Анда ислам нигезләре өйрәтеләчәк һәм Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.
Читать дальше...
Башкортстан һәм Үзбәкстан республикалары кино һәм кинопрокат өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килеште. Бу турыда Башинформ яза.
Читать дальше...
Татарстан Төрекмәнстанның ышанычлы партнеры булды һәм шулай булып калачак та. Төрекмәнстан территориясендә күп еллар дәвамында Татарстан предприятиеләре эшли, ә республикалар быел дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тулуны билгеләп үтә. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Халк Маслахаты Милли Генгеша рәисе Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашу вакытында әйтте.
Читать дальше...
Синоптиклар Татарстан халкын салкын һава торышы фаразлануы турында кисәтте. Үзәк шторм кисәтүе таратты.
Читать дальше...
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары Абдулла Аль Салех KazanSummit форумында хәләл индустриянең дөньядагы үсеше турында сөйләде
Читать дальше...
Бүген Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралардан турыдан-туры трансляция алып барачак. Бу хакта телеканалның рәсми сайты хәбәр итә.
Читать дальше...
Санкт-Петербургта Яңа Волхов зиратының мөселманнар җирләнгән өлешендә өмә узды. Бу турыда Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында «Россия экспорт үзәге» АҖ ел саен «Ел экспортеры» дигән Бөтенроссия конкурсын үткәрә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Читать дальше...
1 июньнән Самара өлкәсе Сызрань шәһәр округының «Азан» мәчете бинасында һәм Рудник бистәсе мәчетендә гарәп графикасы дәресләре башлана. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...Бу – әлеге эш нигезендә гаепләнүче кырымтатарларга соралган иң зур мөддәт.
Төрле исләр, чәчәкләр иснәү яки тәмләткечләр куллану коронавирустан чирләгәннән соң тәм сизүне һәм тәм тоюны торгызырга ярдәм итә ала, әмма дәвалау өчен универсаль препарат әлегә юк.
Читать дальше...
28 майда Чардаклы район үзәге ипподромында Сабантуй бәйрәме узачак. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы телеграм-каналда хәбәр итте.
Читать дальше...Ежедневный оперативный прогноз возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 20 мая 2022 года: штормовое предупреждение.
Агымдагы елда «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына кырларда, ындыр табакларында һәм ашлык саклагычларда ашлыкның сыйфатын һәм иминлеген тикшерү өчен уникаль мобиль лаборатория кайтты.
Читать дальше...К празднованию 1100-летия принятия ислама в древнем государстве Поволжья на этой неделе в районе шла усиленная подготовка.
«Без исламның гасырлар дәвамында бөтен дөнья буенча киң таралуын, мөселманнар белән дуслык мөнәсәбәтләрен урнашуын шатланып күзәтәбез», - диде Абдрахман Мөхәммәд Рашед Әлхалифа.
«Темаларны эшкәртеп, техник мәсьәләләрне хәл итеп, сайтны уңышлы эшләтеп җибәргән идек», - диде ул.
Согласно поправкам, внесенным в законодательство, с мая 2022 года сокращаются сроки кадастрового учёта и регистрации прав отдельных объектов недвижимости.
Россиянең Икътисадый үсеш министры Максим Решетников сүзләренчә, KazanSummit форумының икътисади элемтәләр урнаштыру өчен төп мәйданнарның берсе булып тора.