Алабуга шәһәре урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды. Беренче утырту эшләре 30 апрельдә үк башланды. «Чебурашка» паркын һәм Ленин мәйданын биш метрлы юкә агачы бизәде. Аннары Тынычлык проспекты буйлап миләш үсентеләре утырттылар. Бу язда Алабуганың үзәк урамнарында барлыгы 550 агач утыртылачак.
Читать дальше...
17 майда Түбән Кама Халык иҗаты йортында "Без фин-угырлар, без бер гаилә!» фин-угыр халыклары мәдәнияте фестивале узачак
Читать дальше...
Зәй районының Югары Пәнәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовларның нәсел тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. 320 еллык тарихы булган нәсел шәҗәрәсен Әхәт абый Вәлиәхмәтов төзеп калдырган.
Читать дальше...
Мәгариф идарәсе башлангычы белән Алабуга шәһәре мәктәпләрендә татар теле кабинетларына күренекле галим, язучы яисә шагыйрьләребезнең исемнәре бирелә башлады. Алабуганың 4нче гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге татар теле һәм әдәбияты кабинеты ачылды.
Читать дальше...
Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җырчы, РСФСРның халык артисты, композитор һәм продюсер Ренат Ибраһимов белән хушлаштылар.
Читать дальше...
Бу атнада Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 2020 елның апреленнән бирле иң азы булып чыккан. Бу хакта ТАСС агентлыгы инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Читать дальше...
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясенең вокаль сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллина «Татар-информ» агентлыгы белән кичә вафат булган җырчы Ренат Ибраһимовка бәйле истәлекләре белән уртаклашты.
Читать дальше...Нурлатская газета вновь объявляет розыгрыш приза.
РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин кичә кич Мәскәүдә 74 яшендә вафат булган җырчы Ренат Ибраһимовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Читать дальше...Целью Единых дней «открытых дверей» является оказание бесплатной консультационной помощи предпринимателям в пределах компетенции Управления.
Казан метрополитен 16 ел эшләү дәверендә 339 900 965 пассажирга хезмәт күрсәткән. Татарстан башкаласы мэриясе үзенең Telegram-каналында Метрополитен һәм метро хезмәткәрләре көнендә шул хакта хәбәр итә.
Читать дальше...
Мәскәү татарлары һәм төрки халыклар Милли конгрессы каршындагы Координация советы тарафыннан җырчы, РСФСРның халык артисты, композитор һәм продюсер Ренат Ибраһимовны Мәскәүнең татар милләтеннән булган мәшһүр эшлеклеләре исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.
Читать дальше...
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә кичә Россия башкаласында вафат булган җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән хушлашалар. Чарада катнашучыларга РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мөрәҗәгать итте.
Читать дальше...
Мәскәүдә кичә вафат булган җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов белән хушлашалар. Хушлашу мәрасименнән беренче кадрларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева тәкъдим итте.
Читать дальше...
Бүген Казанның Волейбол үзәгендә Татарстан Мәктәп волейбол лигасының 2021/2022 еллар сезоны финалы булды. Яшүсмерләр арасында - Кайбыч районының Евгений Геннадьевич Тутаев исемендәге Федоровский урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, ә кызлар арасында Теләче районының Шәдке урта гомуми белем бирү мәктәбе вәкилләре җиңү яулады. Чемпионнарга кубокларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Читать дальше...
Казандагы бер автосалон парковкасында (Җиңү проспекты, 200) мотоциклларга ут капкан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына көндезге унберенче яртыда хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиев «Татар-информ» агентлыгы белән кичә вафат булган җырчы Ренат Ибраһимовка бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Безнең мөнәсәбәтләр бик якын иде, диде ул.
Читать дальше...
Россиядә урман янгыны хезмәтләре тарафыннан бер тәүлек эчендә 120 табигый янгынны сүндерүгә ирешкәннәр. Бу хакта «Авиалесоохрана» федераль бюджет учреждениесе хәбәр итә.
Читать дальше...
Иртән иртүк 112 номерына Чистай шәһәренең Куйбышев урамында бер ир-атның 10 метр тирәнлектәге коега егылып төшүе һәм аннан чыга алмавы хакында хәбәр иттеләр.
Читать дальше...В ведомстве опровергли информацию о распространении холеры в Татарстане.
Татарстанда, кичәге кебек үк, узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең янә 185 яңа очрагы ачыкланган. 41 пациентны (кичә – 81) хастаханәгә озатканнар. Стопкоронавирус.рф сайтында урнаштырылган мәгълүматлар шуны күрсәтә.
Читать дальше...Бүген Халыкара Гаилә көнендә сәяси тоткыннарның туганнары үзләренең һәм төрмәдә утыручы якыннарының хәлләрен сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе һәм республика халкы исеменнән кичә вафат булган татар җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана Ибраһимовага, кайгысын уртаклашып, Хөкүмәт телеграммасы җибәрде.
Читать дальше...Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Төркиядә яшәүче журналист фикеренчә, электрон газета бернинди узгынчы идеологиягә бирешмичә, үз алдына куйган максат-юнәлешендә объектив эшчәнлеген дәвам итә.