Казанның Елга портыннан чыккан вакытта «Восход-51» теплоходы төпкә утырганнан соң транспорт прокуратурасы тикшерү эшен башлады. Урынга транспорт прокуроры һәм Казан транспорт полициясе тикшерүчеләре, шулай ук Россия Тикшерү комитеты Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсенең Казан транспортта тикшерү бүлеге хезмәткәре юл тотты.
«Транспорт прокуратурасы әлеге хәлнең сәбәпләрен тикшерәчәк, кирәк булса тиешле чаралар күрәчәк. Вазгыять Идел буе транспорт прокуратурасы контролендә», - дип хәбәр итте Идел буе транспорт прокурорының өлкән ярдәмчесе Роман Ламинский.
«Татар-информ» агентлыгы Казанның Елга порты янында Татарстан башкаласыннан Зөя утравына юл тоткан «Восход-51» теплоходының төпкә утыруы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.