Күпмедер вакыт Түбән Камада эшләп, башкалабыз Казанга эшкә күченгән артист, җырчы Олег Фазылҗанов Түбән Камада сәхнә тотты. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Читать дальше...
Бүген Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков килде. Министр район территориясендә урнашкан балаларның «Романтик» җәйге ял лагерындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Әлмәттә «Нефтче» хоккей әзерлеге үзәгендә «Татнефть» компаниясенең элеккеге генераль директоры Ринат Галиев истәлегенә 2012 елда туган егетләр командалары арасында чираттагы, исәп буенча икенче турнир тәмамланды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Читать дальше...
Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты РФ вице-премьеры вазифасына Марат Хөснуллин кандидатурасын хуплады. Бу хакта комитет әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясеннән депутат Сергей Колунов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Читать дальше...
Татарстанда майның икенче декадасында уртача һава температурасы климат нормасыннан алты градуска түбәнрәк булачак. ТР Гидрометеорология үзәге шундый фараз таратты.
Читать дальше...
Россиянең Мозамбиктагы илчесе Александр Суриков Мапутуда кинәт вафат булган. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.
Читать дальше...
4,6 магнитудалы җир тетрәү Усть-Камчатка районы территориясендә булды, дип хәбәр иткән Камчатка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк башлыгы. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Читать дальше...
2024 елның 23 июнендә Ульяновск шәһәре «Җиңү» мәдәният һәм ял паркы һәм Шәһәр ипподромы территориясендә «Сабантуй» өлкә татар милли бәйрәме узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
РФ Дәүләт Думасы тарафыннан РФ мәгариф министры вазифасына тәкъдим ителгән Сергей Кравцов 5-9 сыйныфлар өчен тарих буенча яңа бердәм дәреслек төзүгә конкурс баруы турында хәбәр иткән. Дәреслек яңа уку елы башлануга әзер булыр дип көтелә. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Читать дальше...
Менделеевск шәһәрендәге «Нептун» сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре махсус хәрби операция катнашучылары өчен окоп шәмнәре ясый. Алар барлыгы 1 меңнән артык шәм әзерләгән.
Читать дальше...
Россиядә югары уку йортларына контроль саннар буенча кабул итү структурасы яңадан каралачак, дип белдергән вице-премьер постына кандидат Денис Чернышенко. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Читать дальше...
Чистай районындагы терлекчелек комплексы кебек проектлар авылда эш урыннары булдыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел файдалануга тапшырылган корпусларда булганнан соң үзенең телеграм-каналында язган.
Читать дальше...
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары начарлануы турында кисәтте. Яңа атнаның беренче яртысында -5 градуска кадәр кырау төшүе вәгъдә ителә.
Читать дальше...
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы «Татар гаиләсе – 2024» конкурсында катнашу өчен гаризаларны 31 майга кадәр кабул итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай районында. Биредә ул «Чистополье» холдинг компаниясенең Александровка авылы янында урнашкан «Молко» ҖЧҖ терлекчелек комплексының технологик процессы белән танышты.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай районына эш сәфәре барышында «Чистай» агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте «Чистополье» холдинг компаниясе яшелчә саклагычында булды.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай районына килде. Иртән ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белән бергә басуларны әйләнеп чыкты һәм язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
Читать дальше...
2024 елның 1 июленнән ТР дәүләт вазифаларын биләүче затларны акчалата бүләкләү арттырылачак. Алар арасында Татарстан Рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм башкалар. Бу республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалаган указдан аңлашыла.
Читать дальше...
Омск өлкәсенең Усть-Ишем районында дамба җимерелгән. Җирле халыкны су баскан авыллардан эвакуациялиләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Читать дальше...
Әфганстанның Баглан провинциясендә су басу аркасында һәлак булучылар саны 300дән артып киткән, меңнән артык йорт җимерелгән. Бу хакта Берләшкән Милләтләр Оешмасы Бөтендөнья азык-төлек программасының Әфганстандагы бүлекчәсе Х социаль челтәрендә хәбәр итә.
Читать дальше...
Марат Хөснуллин Хөкүмәтнең яңа составында үз вазифасын саклап калырга мөмкин. Аны вице-премьер вазифасына яңадан билгеләргә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тәкъдим иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген, 12 майда, Дәүләт Думасында киңәйтелгән утырыш узачак. Анда Хөкүмәтнең яңа составындагы постларга кандидатлар турында фикер алышачаклар. Ул 12:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә парламентның түбән палатасы матбугат хезмәте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга сылтама белән.
Читать дальше...
2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттырачаклар. Бу хакта указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Читать дальше...
Якшәмбе Татарстанда яңгырлар көтелә. Шул исәптән көчле яңгырлар булачак. Төньякта юеш кар яварга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Читать дальше...
Казанның 155 нче мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган музей ачыла, дип хәбәр итә Язучылар берлеге.
Читать дальше...