Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чистай районында. Биредә ул «Чистополье» холдинг компаниясенең Александровка авылы янында урнашкан «Молко» ҖЧҖ терлекчелек комплексының технологик процессы белән танышты.
«Рөстәм Миңнехановка сыер абзарларын, саву залларын күрсәттеләр, технологик процесс турында сөйләделәр», — дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
2024 елда файдалануга тапшырылган терлекчелек биналары ике корпустан тора. Һәркайсы 400 баш терлеккә каралган. Моннан тыш 150 баш терлеккә каралган бозау абзары бар. Фермада 73 эш урыны булдырылган.
1 майга комплекс 2 619,9 тонна сөт һәм 63,8 тонна эре мөгезле терлек ите җитештергән.