Аксубай районы Алексеевка авылыннан тыл хезмәтчәне, күп балалы ананы район җитәкчесе 95 яшьлек юбилее белән котлады. Пелагея Ивановна Владимированың якыннары – кызлары, киленнәре, оныклары район башлыгы Камил Гыйльмановны капка төбендә борынгы чуваш гадәтләре буенча каршы алды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Бүген Мамадыш районы Түбән Сон авылында, гадәттәгечә, «Йомырка бәйрәме» узды. Биредә әлеге кызыклы йола инде бик күптәннән үткәрелә. «Йомырка бәйрәме» - авылдагы һәр кешенең балачагы белән бәйле якты истәлеге ул. Вакытлар үтеп, буыннар алмашынса да, бу гореф-гадәт онытылмый.
Читать дальше...
Бүген Саба районы Явлаштау авылы зиратында зур өмә оештырылды. Изге эшкә бик күп кеше үз өлешен кертте. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Үзенчәлекле «Кыстыбый фест» конкурсы Зәй политехник көллияттә быел беренче тапкыр үткәрелде. Ул Гаилә елына багышланды. Бәйгедә район мәктәпләренең 5-6 сыйныф укучылары үзләренең гаиләләре белән аш-су әзерләүдә үз осталыкларын күрсәтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Алинә Борһанова хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Казан кремле яр буенда «Җиңү кайтавазы» фестивале кысаларында «Бөек Җиңү җырлары» дигән концерт программасы тәкъдим ителде. Тамаша барышында ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган, ил-көн матурлыгын данлаган җырлар яңгырады.
Читать дальше...
Татарстанлыларны якындагы көндә һава торышы начарлануы турында кисәттеләр. Аңа төньяк һава агымы белән циклонның тыл өлеше йогынты ясый. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә телеграм-каналында яшь белгеч Максим Колесников турында видеоролик куйган. Ул Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшли. «Ул үз үрнәгендә предприятидә эшләү дәрәҗәле һәм кызык булуы турында сөйли. Бүген Татарстан заводларында яшьләр өчен барлык шартлар да тудырылган Ә син самолет җыярга теләр идеңме?», - дип сораган язылучылардан республика җитәкчесе.
Читать дальше...Габдулла Тукай туган көнендә Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда катнашкан «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова татар балалар театрлары фестивальләре өчен грантлар булдыру мөмкинлеге турында сорады.
Гамәли геофизика институты галимнәре 3 майда Җирне магнит давылы капларга мөмкин дип саный. Алар 1 майда Кояшта көчле кабынулар булуын әйтте, алар 41 минут дәвам иткән. Бу хакта ТАСС яза.
Читать дальше...
1 майдан россиялеләрнең кайбер категорияләренә пенсияләр артачак. РИА Новостига хезмәт хокукы буенча эксперт, Санкт-Петербургта Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе менеджменты кафедрасы доценты Линда Рыжих үзгәрешләрнең кемнәргә кагылачагы турында сөйләде.
Читать дальше...
Татарстанлылар «УенФест» традицион уеннар төбәкара фестиваль-конкурсына гариза бирә ала, анда төп приз «Сочи Парк» аттракционына юллама булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
1 майдан Россиянең зур сәүдә челтәрләрендә срогы чыккан яки легаль булмаган сөт продукциясен һәм шешәле суны сатуны блокировкалау механизмы кертелә. Ул гадәти һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында эшләячәк. Бу хакта ТАСС Перспективалы технологияләрне үстерү үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Әтнә театры премьера чыгарды - Алексей Житковский пьесасы буенча куелган «Фуня» спектакле гаилә белән карау өчен тәкъдим ителә.
Читать дальше...
Бүген, Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә, «Казан-2» тимер юл вокзалы янында урнашкан «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салдылар. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Читать дальше...
Максатчан кабул итү квотасы кысаларында югары уку йортларына укырга керергә планлаштырган абитуриентлар бары тик бер оешмага һәм бер белем бирү программасына гына гариза бирә алачак. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган закон 1 майдан гамәлгә керде. Бу хакта ТАСС искәртә.
Читать дальше...
Татарстанның төрле предприятиеләре хезмәткәрләре республика халкын 1 майда билгеләп үтелә торган Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады. Видео Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының социаль челтәрләрендәге төркемендә чыкты.
Читать дальше...
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салды.
Читать дальше...
Махсус хәрби операциядә катнашучылар салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм алачак. ТР Дәүләт Советы кабул иткән законны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Читать дальше...
Дәүләт Думасында минималь хезмәт хакы күләмен 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр. Искәртик, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы россиялеләр өчен 19242 сум тәшкил итә. 2022 елга караганда, ул 18,5 процентка арткан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Читать дальше...
Россия Саклану министрлыгы белән контрактны шулай ук «B» категориясенә кадәр чикле яраклы гражданнар да имзаларга мөмкин. Бу турыда Татарстан Хәрби комиссариатында хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Татарстан Волейбол федерациясе президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубын Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Бу турнирда команда 12нче тапкыр җиңде.
Читать дальше...
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучыларны 1 Май белән котлады.
Читать дальше...
Татарстан үзенең хезмәт сөючән, кунакчыл халкы белән данлыклы, һәм республика халкы бүгенге «текә маршрут»ны да лаеклы уза ала. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавында әйтте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия чемпионатында 12нче тапкыр җиңүе белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» телеграммага сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...