Татарстанлылар «УенФест» традицион уеннар төбәкара фестиваль-конкурсына гариза бирә ала, анда төп приз «Сочи Парк» аттракционына юллама булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче этап читтән торып 15 апрельдән 20 майга кадәр уза: конкурсантларга балалар уеннары белән видео яздырырга, социаль челтәргә #уенфестконкурс2024 тамгасы белән урнаштырырга һәм оештыручыларның электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.
Алар балалар уен культурасына караган йола, әйлән-бәйлән, драматик, хәрәкәтчән, музыкаль, төркемле уеннарны, санагычлар, хореографик хәрәкәтләр белән уеннар тәкъдим итә ала.
Бәйгенең икенче этабы июнь ахырында Казан үзәгендә фестиваль форматында уза. Финалистлар ярыш программасында катнашачак, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә.
Уеннарны «Таткультресурсцентр» оештыра. Фестиваль-конкурс Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы кысаларында уздырыла.