Балтач егетләре язгы ташудан зыян күргән оренбурглыларга ярдәм итте. Республикадан җибәрелгән 56 кеше арасында алар да бар иде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Читать дальше...
Яшь тамашачы театрында, Түбән Камада әле беренче тапкыр гына оештырылган Татар әдәбияты көне кысаларында, язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Эльмира Гайнемөхәммәтова яза.
Читать дальше...
Кукмара күппрофильле лицее бүген үзенең 155 еллык күркәм юбилеен бәйрәм итә. Бәйрәм тантанасына бик күп чыгарылыш укучылары, кунаклар килгән. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.
Читать дальше...
Актанышта район башлыгы Ленар Зарипов призына шахмат ярышлары уза. Бу хакта «Актаныш-информ» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...
Полковник Айрат Вәлиев Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубында узган очрашуда эзтабарлык эше турында сөйләде. Ул хатыны Венера белән инде 15 ел әлеге эш белән шөгыльләнә. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Узган елның май аенда Курган өлкәсенең Эчкен татар авылында (хәзерге атамасы Юлдус - Йолдыз) янгын чыгып 200 дән артык йорт янган иде. Әлеге көндә бу төбәк татарларының яшәеше хакында белештек.
Читать дальше...
Казан Кремле янында Меңьеллык мәйданында Татарстанның хезмәт династияләрен бүләкләделәр. Тантана 11 майда Зур гаилә яллары кысаларында узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.
Читать дальше...
Ютазы районында «Җомга марафоны» узды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырылды.
Читать дальше...
Татарстанда туып үскән Дамир Баһаветдиновның хәрби кушаматы – Юрист. Ул «Татар-информ» агентлыгы хәрби хәбәрчесенә балачактан ук гаделлекне яклавы, шунлыктан иптәшләре аңа шундый кушамат тагуы хакында сөйләде. Шуңа күрә дә ул хәзер биредә - «Тимер» батальоны составында махсус хәрби операция зонасында илебезне саклый.
Читать дальше...
Бүген кич һәм иртәгә төнлә Татарстанда тагын һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Балык Бистәсе районына эш сәфәре барышында Биектау авылының «Кояшкай» балалар бакчасында булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Балык Бистәсе районына эш сәфәре барышында 150 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән роботлаштырылган ферманы карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете каршындагы татар теле программасы буенча якшәмбе мәктәбе укучылары «Дини туган якны өйрәнү» укыту программасы нигезендә «Беренче Тукай укуларын» үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре 9 май алдыннан армия генералы Мәхмүт Гәрәевне һәм полковник Исхак Әхмәровны искә алды. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә.
Читать дальше...
РФ Президенты Владимир Путин үзенең указы белән «Россия Федерациясенең атказанган сайлау системасы хезмәткәре» дигән мактаулы исемне гамәлгә куйды. Шул хактагы документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада көтелгән вакыйгалар - «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумын һәм традицион «Изге Болгар җыены»н югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Хөкүмәт коммуналь тармакны яңарту программасын әзерләде, финанслау күләме 4,5 триллион сум тәшкил итә. Михаил Мишустин Дәүләт Думасында аның кандидатурасын Хөкүмәт Рәисе вазифасына караган вакытта шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кичә Татарстан буенча ЗАГС идарәсе башлыгының элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗанов тоткарланган. Аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта һәм вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр.
Читать дальше...
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы мөселман илләренең икътисади хезмәттәшлегенә ярдәм итәчәк. Кичә Казанга эш сәфәре белән килгән Гвинея-Бисау Президенты Умару Сисоку Эмбало журналистларга шундый фикерен белдерде.
Читать дальше...
Мартта Татарстанда азык-төлек кәрзиненең бәясе 19 004 сум 41 тиен тәшкил иткән. Декабрьдән бирле товар һәм хезмәтләрнең билгеләнгән җыелмасы бәясе 1,8 процентка арткан. Татарстанстат әзерләгән Татарстанда социаль-икътисади хәл турындагы докладта шулай диелә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Казанда узган «Җиңү варислары» VII хәрби-спорт җыены турында сөйләде һәм аңа багышланган видеоролик куйды.
Читать дальше...
Республиканың күп кенә районнарында узган төндә төньяк балкышын күзәтергә мөмкин иде. Телеграм-каналларда әлеге күренешнең фотолары чыкты.
Читать дальше...
Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, иртән һәм көндез бераз яңгыр ява. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Камада 1 июньдә — Балаларны яклау көнендә аттракционнар паркы рәсми рәвештә ачыла. Яңа парк «Сабантуй» исемен йөртәчәк. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Читать дальше...
Кукмарага «Чикләрне саклаганда» мобиль музей-күргәзмәсе килде. Музейда ХХ гасыр коралы, Россия чик буе гаскәрләренең формасы модельләре, амуниция, чик буе тематикасы белән әдәбият, герой-чик буе сакчыларының биографияләре һәм башкалар урын алган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
Читать дальше...