Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге булдырган Дәрдемәнд премиясе лауреаты Әнвәр Хәертдинов, педагог Зифа Гәрәева һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Төркиягә сәфәр кылганнар. Дәрдемәнд исемендәге премия лауреатларына Истанбулның Мәрмәрә университеты белән танышу өчен сертификат бирелде, дип язган идек.
Читать дальше...
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумына 11 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында әйтте.
Читать дальше...
Чаллының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов Җиңү көненә багышланган «Минем Героем – минем гаиләм» онлайн-флешмобында катнашты. Ул «Татар-информ»га Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы – Мозаффар Фәттахов турында сөйләде.
Читать дальше...
Кичә Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы хөкемдары Зөфәр Хәмитов 65 яшендә вафат булган. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Самараның «Бердәмлек» газетасында Зәлия Динмөхәммәтованың «Яшьлек моңнары» күңелләрне дәртләндерде!» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә граждан РФ Кораллы көчләре хәрби хезмәткәре статусын ала. Бу статус билгеле бер льготалардан файдалану хокукы бирә, дип хәбәр иттеләр ТР хәрби комиссариатында.
Читать дальше...
28 апрельдә Алма-Ата өлкәсенең Карасай районы «Анаға Кұрмет» музеенда «Казахстан Татарлары. Татар гаиләсендә ана роле» түгәрәк өстәле утырышы һәм татар этносы витринасын ачу узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.
Читать дальше...
Казан кооператив институтында V «Тукайга мәхәббәт илә...» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясаганнар.
Читать дальше...
Россиядә ике май атнасы кыскартылган булачак. Ай башында 2 һәм 3 майда эшлисе була, ә инде 4 һәм 5 майда яллар (шимбә, якшәмбе) көтелә.
Читать дальше...
Сишәмбе, 7 майда, казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.
Читать дальше...
Россия һәм тагын алты ил гражданнары Шри-Ланкага бару өчен элеккечә бушлай виза ала ала, дип хәбәр итә ТАСС.
Читать дальше...
Транспорт чараларын исәпкә куйганда бирелә торган барлык дәүләт номерларында Россия флагы билгесе булачак. Дәүләтара стандартка (ГОСТ) үзгәрешләр проектын Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге әзерләгән. Триколор дипломатик корпус машиналарының кызыл номерлары өчен генә факультатив булып калачак, дип яза «Коммерсантъ» газетасы.
Читать дальше...20 апрель көнне Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Олимпиадада 9нчы сыйныфта белем алучы Аминов Динүр исемле укучысы катнашкан Новосибирск өлкәсенең Кыштау районы Кыштау авылыннан килгән татар теле укытучысы Мөдәрис Абакиров үз фикерләре белән уртаклашты.
Атнаның беренче эш көнендә татарстанлыларны аязучан, явым-төшемсез болытлы һава торышы көтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
18 һәм 19 майда Йошкар-Ола шәһәрендәге Республика татар мәдәнияте үзәгендә бию буенча «Шома бас» VII Халыкара фестиваль — бәйгесе узачак. Бу хакта Республика татар мәдәнияте үзәге сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Бакуда уза торган VI Бөтендөнья мәдәниятара диалог форумында катнаша. Чара кысаларында дини лидерларның Баку һәм Шушен очрашулары узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Майның беренче декадасында Татарстанда температураның төшүе көтелә – уртача һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанда «Созвездие-Йолдызлык» XXIV Республика фестиваленең гала-концерты узды. Чарада бөтен Татарстаннан иң яхшы коллективлар һәм яшь артистлар, шул исәптән Түбән Каманың талантлы егетләре бүләкләнде. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Читать дальше...
Чаллының 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасына олы кунаклар – Казахстан делегациясе килде.Тәҗрибә уртаклашу кысаларында Казахстан вәкилләре Чаллы мәгариф учреждениеләренә йөри. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Читать дальше...
Менделеевск Әлмәткә аккош бәбкәсе тапшырды. Ул 2023 елда дөньяга килгән. Бу хакта Менделеевск башлыгы Радмир Беляев «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә сөйләде, дип яза «Әлмәт таңнары».
Читать дальше...