Әлмәтнең хоккей командасы җиңү яулады
(Әлмәт, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). «Нефтяник» хоккей командасы үз бозында Санкт-Петербургтан «СКА-Нева» командасы белән очрашты. 4:1 исәбе белән «Нефтяник» җиңде. Көндәш команданың капкасына беренче шайбаны «Нефтяник»тан Данил Гизатуллин кертте. «СКА-Нева» капкасына икенчесен Ленар Мансуров кертсә, өченчесен Максим Салахов кертте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Тик шуннан соң гына, бер уенчыга күбрәк булган «СКА-Нева» җиңүгә бер адым ясады, әмма шунда ук кунаклар капкасына дүртенче алка керде. Читать дальше...