Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида «Гыйлем нуры» республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII «Гыйлем нуры» бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында үтте.

Интеллектуаль ярышта Татарстанның төрле почмакларыннан – Алабуга, Яңа Чишмә, Азнакай, Ютазы, Арча, Кукмара, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Яшел үзән, Баулы, Сарман, Тукай, Бөгелмә, Нурлат, Мөслим, Балтач, Чистай һ.б. районнардан – 19 команда катнашты.

Конкурсның шәрәфле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Үзенең сәламләү чыгышында ул белем алуның һәм аны таратуның мөһимлеген ассызыклады һәм әлеге бәйгенең Ә.Максудиның «Гыйбадәте исламия» китабы буенча үткәрелүен хуплады. Камил хәзрәт ассызыклаганча, әгәр мөселманнар безнең галимнәребезнең хезмәтләренә таянып гыйбадәт кылса, җәмгыятьтә аңлашылмаучанлык булмас.

Аннары катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Лениногорск районы башлыгы Марат Гыйрфанов, Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Рәүпов һәм башкалар сәламләде.

«Гыйлем нуры» бәйгесенең төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. Бәйге шулай ук тәҗрибә уртаклашуга һәм кардәшлек элемтәләрен ныгытуга, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus