Татарстанда яңгыр явуы һәм +13 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Пәнҗешәмбе көнне, 30 апрельдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә – җепшек кар була, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә. Көньяк-көнбатыштан искән җил секундына 6-11 метрга кадәр басылачак, төнлә тизлек секундына 14 метрга җитәчәк.
Көндез республикада һава +8...+13 градуска кадәр җылыначак.
Көндез Казанда максималь температура +8... + 10 градус тәшкил итәчәк.