Казанда һәм Нурлатта Габдулла Кариевның 140 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры татар профессиональ театрына нигез салучы, бөек режиссер һәм актер Габдулла Кариевның тууына 140 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм чаралары әзерли. Бу хакта театр директоры Илнур Гайниев «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
«Габдулла Кариевның 140 еллыгын билгеләп үтү аның туган көне белән генә чикләнми, ул ел буе бара. Безнең театрда да 2026 ел «Кариев елы» дип атала», – диде ул.
Төп тантаналар традиция буенча Габдулла Кариевның туган көнендә – 8 майда узачак. 10:00 сәгатьтә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Татарстанның театр әһелләре, язучылар һәм дин әһелләре аның каберен зиярәт кылачак, чәчәкләр салу чарасы оештырылачак. Төштән соң бәйрәм чаралары Нурлат районында дәвам итә. 14:00 сәгатьтә Нурлат шәһәрендәге һәйкәл каршында чәчәк кую тантанасы була, ә 18:00 сәгатьтә Кариевның туган авылы Күлбай Морасада бюстына чәчәкләр салу һәм аның исемендәге музейга бару көтелә.
Юбилейның мөһим вакыйгасы – «Габдулла – яктылык» спектакленең премьерасы. Сәхнә әсәрен режиссер Эльдар Гатауллин куйган. Нурлат мәдәният сараенда тамаша 8 майда 15:00 сәгатьтә башлана, ә Казан тамашачылары спектакльне 20 майда күрә алачак. Спектакль Кариев шәхесен аның замандашлары һәм хезмәттәшләре истәлекләре аша өйрәнүгә нигезләнгән.
«Спектакльдә без Габдулла Кариев турында гына сүз алып бармыйбыз, ә аның кардәшләре, дуслары, хезмәттәшләре белән аралашу барышын да кертергә тырыштык. Аның үзе турында язып калдырган мәгълүматлары бик аз, без аның хакында якын кешеләре сөйләгәннәрне китаплардан җентекләп җыйдык. Спектакльдә тамашачылар белмәгән кызыклы фактлар да бар дип әйтергә була», – дип сөйләде режиссер Эльдар Гатауллин.