Казанда кыштан соң фонтаннар эшли башлады
Татарстан башкаласында кыштан соң фонтаннар эшен торгызу чаралары башланды. Шәһәрдә беренче булып Кремль яр буендагы фонтаннар эшли башлады. Бүген шулай ук Идел буе районында урнашкан Дан скверындагы фонтан объекты да сафка баса.
Иртәгә Бауман урамында – «Бака» һәм «Су анасы» фонтаннары, Белинский скверында, Петров паркында һәм Тимерюлчылар мәдәният сарае янындагы су агу җайланмалары ачылачак. Соңрак Болак ермагында 56 фонтан эшли башлаячак.
Фонтаннарны торгызу эшләрен май урталарына тәмамларга ниятлиләр. Тотрыклы җылы һава урнашканнан соң 31 фонтан объекты файдалануга тапшырылачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Алдарак Николай Столбов урамында урнашкан Киров бакчасындагы «Хезмәт дөньяның хакиме булачак» фонтанына янәдән аның үзәк элементын – Җир шарын кире беркетүләре турында хәбәр ителгән иде. Аны төзекләндерү өчен алган булганнар: Җир шарын хәтерләтә торган сынны чистартканнар, өслеген яңартканнар һәм ярыкларын ямаганнар.