Казанның зооботаника бакчасы 1 майдан җәйге эш режимына күчә
Иртәгедән Казанның зооботаника бакчасы яңа эш режимына күчә. Хәзер бирегә килүчеләрнең кошлар һәм хайваннарны күзәтү өчен өстәмә вакыты булачак – учреждение кичке сигезгә кадәр ачык була. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1 майдан кассалар халыкка 19:00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә, комплекс исә үзе 8:30 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, апрель азагында Казанның зооботаника бакчасында яңа истәлекле урын барлыкка килде. «Жираф» павильонында Кытайның Казанга тугандаш Чэнду шәһәре бүләк иткән Аю исемле панда сынын ачтылар. Әлеге сын шәһәрләр арасындагы дуслык билгесенә әйләнде. Тантана Кытай теле көненә багышланган иде. Чарада Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили һәм Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы урынбасары Цао Лунцюань катнашты.