Пермьдә «Пермь талантлары» XXI татар һәм башкорт халык иҗаты фестивале узган
Пермь шәһәрендә «Пермь талантлары» XXI татар-башкорт халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узган. Бу хакта Пермь шәһәре милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Кичә талантлы артистларны, музыкантларны һәм халык иҗаты осталарын җыйды. Алар тамашачыларны татар һәм башкорт халыклары мәдәниятенең бай дөньясы белән таныштырды, диелә хәбәрдә.
Сәхнәдә традицион көйләр яңгыраган, дәртле биюләр башкарылган, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар күрсәтелгән.
Фестиваль сәнгать һәм мәдәният сөючеләр өчен чын бәйрәмгә әверелгән, халыклар арасындагы элемтәне ныгыткан, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр турында күбрәк белергә мөмкинлек биргән.