Казанда татар профессиональ театрына нигез салучы Габдулла Кариевка һәйкәл куелачак
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Илнур Ганиев татар профессиональ театрына нигез салучы, бөек режиссер һәм актер Габдулла Кәриевның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында башкалада аңа һәйкәл кую планлаштырылганлыгы хакында әйтте.
Театр җитәкчесе белдерүенчә, Казанда Габдулла Кәриевка һәйкәл ачу – театр коллективының зур хыялы.
«Кәриевка бәйле тагын бер зур хыялыбыз бар. Ул аңа Казан шәһәрендә һәйкәл булдыру. Бу хәзерге вакытта хыял дәрәҗәсендә генә булса да, без үзебезнең хөкүмәтебезнең мондый шәхесләрне читтә калдырмавын күрәбез», – диде Илнур Ганиев.
Бүгенге көндә һәйкәлнең эскиз проектларына иҗади конкурс дәвам итә, ул 1 апрельдә игълан ителгән иде. Конкурс нәтиҗәләре 12 майдан соң билгеле булачак. Театрның планы буенча, һәйкәлне агымдагы елның август-ноябрь айларында урнаштыру күздә тотыла. Шул ук вакытта, директор төгәл даталар турында сөйләргә әлегә иртәрәк булуын билгеләп үтте.
Моннан тыш, юбилей елы кысаларында Кәриев театрында балалар өчен дә иҗади бәйге оештыру планлаштырыла.