Түбән Камада хатын-кыз мошенникларга 280 мең акча күчергән
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз аңа ялган җитәкче язганнан соң 280 мең сум тирәсе югалткан.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янәсе җитәкчедән хәбәр хатын-кызга мессенджерларның берсендә килгән. Ялган җитәкче аңа тавыш бирү өчен сылтама җибәргән, аның буенча дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнергә кирәк булган. Хатын-кыз сылтама буенча күчкән, әмма теркәлүне үтә алмаган. Икенче көнне иртән ул үз картасыннан 280 мең сум урлауларын ачыклаган, шуннан соң полициягә мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше кузгатылды.
Полициядә әйтүләренчә, хәбәр танышыгыз исеменнән килгән булса да, мәгълүматны һәрвакыт яңадан тикшерергә кирәк. Беркайчан да билгесез сайтларда шәхси мәгълүматны кертмәскә чакырдылар. Мондый очракларда кешегә шәхсән шалтыратырга һәм үтенечнең аннан чыгуын тикшерергә киңәш ителә.