Республика клиник хастаханәсе Даурия урамындагы авариядә зыян күрүчеләр турында сөйләде
Республика клиник хастаханәсендә Казанның Даурия урамындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында сөйләделәр.
Элегрәк социаль челтәрләрдә Даурия урамында машина тротуарга чыгуы турында язганнар иде. Шаһитлар зыян күрүче ике кешене хастаханәгә алып китүләре турында хәбәр иткән.
«Татар-информ» га Татарстан Республикасы клиникасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта зыян күрүчеләрне табиблар карый.