(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында фестивальгә килгән кунакларны фойеда татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган, кул эшләнмәләре, милли ризыклары тәкъдим ителгән күргәзмә каршы алды. «Халкыбыз хәзинәсе» фестиваленә килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Казан кунаклары күргәзмә барышы белән танышты. Данис Шакиров фестивальдә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының... Читать дальше...
(Азнакай, 19 февраль, «Татар-информ», «Маяк », Резидә Шәрипова). Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданына «кар десанты» төште. Барлык мәктәпләрдән укучылар көрәкләр белән кар көрәргә килде. «Бу безнең беренче өмә генә түгел. Торак-коммуналь хуҗалыгы компанияләренә, территориаль иҗтимагый үзидарәләргә ярдәм иттек. Бүген 100дән артык укучы катнаша. Бу аларның сәламәтлегенә дә, шәһәр өчен дә файдага гына. Саф һавада, беразга булса да гаджетлардан да аерылып торырлар», — ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Әтнә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Әтнә районының Комыргуҗа авылы мәктәбендә оештырылды. Эпидемиологик вазгыятьне исәптә тотып, ул быел онлайн форматта уза. Чарада Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре һәм Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм... Читать дальше...
(Яңа Чишмә, 19 февраль, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре» ). Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылы мәдәният йортында Пушкин картасы буенча укучылар өчен татар хатын — кызларының милли баш киеме-калфак тегү буенча мастер-класс үткәрелде. Кызлар татар мәдәниятен саклап калу, аны буыннан-буынга тапшыру өчен уникаль күнекмәләр алды. Остаханә милли гореф-гадәтләрнең нигезендә ятучы милли, әхлакый сыйфатларны саклап калу өчен оештырыла. Тегү һәм чигү осталары ак калфаклы кызларыбыз Гарифуллина Гөлзидә... Читать дальше...
Хәбиров сүзләрен Дөнья башкортлары корылтае да күтәреп алды.
С учетом того, что в республике коллективный иммунитет практически уже сформирован, в Татарстане с понедельника вводятся определенные послабления.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казан мэриясе шәһәр мәдәният сарайларының һәрберсендә татар балалар театр студиясе ачырга ниятли. «Беренче шундый студия „Сәйдәш“ мәдәният сараенда ачыла. Ул матур гына эшләп китсә, алдагы елларда башкаларында да ачар идек», — диде Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. «Бер елдан, мәсәлән, Ленин исемендәге мәдәният сараенда ачарга мөмкин, Аннары башкаларында ачарга да ният бар», — ди ул. Казан мэриясе инициативасы белән «Сәйдәш»... Читать дальше...
Русия күнегүләре Мүнһендәге Иминлек конференециясе узган вакытта оештырылды. Мәскәү анда катнашмый.
7 февральдә Александр Галләмов фигуралы шууның такым турнирында Русия җыелма такымы белән бергә беренче урын алган иде.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Башкорт Википедиясендәге язмалар саны 60 мең булган. Башкорт Википедиясе волонтерлары Халыкара туган тел көненә багышланган чираттагы ачык чара үткәргән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. 2005 елның апрелендә билгесез автор-волонтер башкорт телендә Википедиягә мәкалә яза. Ул «Башкортстан» дип атала. Нәкъ менә шушы беренче мәкаләдән Википедиянең башкорт телле бүлеге үз тарихын башлый. Бүген бу мәкалә 118 телгә тәрҗемә ителгән. Башкорт Википедиясе дөньяның гамәлдәге 300 бүлеге арасында беренче йөзлеккә керә. Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Идел буе районындагы күп фатирлы 18 торак йортка су бирелә башлаган. Су бирү торбадагы авария аркасында туктатылган иде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Өйләргә су 11.50 сәгатьтә бирелгән. Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы суүткәргечтәге авария аркасында 12 меңгә якын кеше яшәгән 18 йортның сусыз калуын хәбәр иткән иде.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика аша узучы М 7 трассасының Питрәч районы өлешендә кыска гына вакытта бер-бер артлы ике юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары сөйләгәнчә, ким дигәндә ике йөк машинасы, Haval автомобиле һәм Ford җиңел машинасы бәрелешкән. Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр әлегә бер зыян күрүче турында хәбәр итә. Ул – 70-80 яшьләрендәге ир-ат.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»).16 февральдә Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров төбәк башкаласындагы тарихи мәчетне реконструкцияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәргән. Киңәшмәдә губерна мөселманнарының Диния нәзарәте һәм бизнес вәкилләре дә катнашкан. Бу хакта Самара татарлары сайты яза. Самарадагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Совет власте елларында биредә балалар бакчасы урнаша. Ә 17 ел элек мәчет дин тотучыларга кире кайтарыла. Мәдәни... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты концерт программасын тәкъдим итәчәк. Татарстанның Мәдәният министрлыгы белдергәнчә, Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының концерт залында республикада яшәүче халыкларның җыр һәм бию традицияләрен тәкъдим итүче иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак. Концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «МираЅ» инструменталь ансамбле дә катнаша. Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында биш үлем очрагы теркәлгән. 1933, 1970, 1973 елларда туган өч ир-ат, һәм 1939 һәм 1949 елларда туган хатын-кызлар үлде, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. Пандемия башланганнан бирле Covid-19 1688 татарстанлының үлеменә сәбәпче булган.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 3463 очрагы ачыкланган. Авыру йоктыручылар арасында 409 бала да бар, дип белдерделәр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. «333 кеше хастаханәгә салынган, 3130 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Авыручыларның иң күбесе Казанда ачыкланган — 1118 очрак, аннан соң Чаллы — 475, Түбән Кама районында - 297 очрак. Гомумән алганда, пациентлар Татарстанның 44 районында теркәлгән. Пандемия вакытында... Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казан мэриясе инициативасы белән «Сәйдәш» мәдәният сараенда «Апуш» балалар театр студиясе ачыла. 26-27 февральдә укучы балалар кастингка чакырыла. «Биредә балалар үзләрен профессиональ һәм иҗади планда ача алачак. Студиядә шөгыльләнү түләсез», дип хәбәр итә Театр әһелләре берлегенең матбугат үзәге. Балалар белән Камал театры балетмейстеры Сәлимә Әминова, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Кариев театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина һәм башкалар шөгыльләнәчәк. Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дуслык кубогы» хоккей турниры матчында булды. Әлеге ярышлар төрле конфессия вәкилләре арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. «Дуслык кубогы»нда кызыклы уен. Дәрәҗәсе — Олимпиянеке кебек. Әмма иң мөһиме — дуслык. Турнирда православие динендәгелә һәм мөселманнар катнаша, быел аңа хәрби хезмәткәрләрнең командалары да кушылды. Бу турнирны традицион рәвештә уздырачакбыз»... Читать дальше...
В мероприятии приняли участие команды Нурлатского, Заинского и Черемшанского районов Республики Татарстан.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2022 елның гыйнварында һәм 2021 елның декабрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләүне анализлады. Хокук бозу очраклары ачыкланмады, дип сөйләде ведомство башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Айзатуллин аңлатканча, түләүләр үзгәрүгә гыйнвар аенда салкынрак һава торышы һәм җылылык энергиясен куллану күләменең артуы сәбәп булган. «Җылылык өчен түләүләрнең... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең Татар автономиясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган чара уздырылган. Бөек җырчыны искә алу кичәсен «Ак калфак-Нур» коллективы оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Кунаклар артист турындагы хатирәләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә. Кичәдә «Нур» ансамбле солисткасы Зөлфия Солтанова, Междуреченск шәһәренең «Сандугач» ансамбле җырчысы Илһамия Козлова Илһам Шакировның җырларын башкарган. Читать дальше...
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург борынга тамыза торган вакцинадан соң өстәмә прививканы кайсы очракта кулланырга кирәклеген әйтте. Әгәр борынга тамыза торган вакцина коронавирус инфекциясеннән 100 процентка сакласа, аны «Спутник V» белән бергә кулланмаска мөмкин. Әмма нәтиҗәлелеге 70-80 процент дәрәҗәсендә генә булса, ике препаратны да кулланырга кирәк булачак. Бу хакта, Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә. Читать дальше...
Бәя күтәрелүен түрәләр гыйнвар аенда көннәрнең суык булуына бәйләп аңлатты.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә эшләүче мәчетләр арасында волейбол ярышы оештырылган. 2022 елның 13 февралендә Городище районының Урта Әләзән авылындагы «Нур» физкультура-сәламәтләндерү комплексында волейбол буенча чемпионат кубогы узган. Чара Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән, Идел буе Болгар дәүләтендәге халыкларның ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...