(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2022 елның гыйнварында һәм 2021 елның декабрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләүне анализлады.
Хокук бозу очраклары ачыкланмады, дип сөйләде ведомство башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Айзатуллин аңлатканча, түләүләр үзгәрүгә гыйнвар аенда салкынрак һава торышы һәм җылылык энергиясен куллану күләменең артуы сәбәп булган.
«Җылылык өчен түләүләрнең үзгәрүенә кулланылган җылылык энергиясенең күләме арту йогынты ясады. Аны йорттагы гомуми исәпкә алу приборлары терки», — дип ачыклык кертте ведомство башлыгы.
Әйтик, 2021 елның декабре белән чагыштырганда, Казанда җылылык куллану — 27 процентка, Чаллыда 30 процентка арткан. Бу температура режимы үзгәрүгә бәйле: Казанда ел башында 6,7 градуска, ә Автошәһәрдә 6,9 градуска салкынрак булган.
Айзатуллин җылылык энергиясен исәпкә алу буенча йорттагы гомуми приборларның күрсәткечләре һәр айның 23 нче числосыннан соң алына, дип билгеләп үтте. Ягъни, декабрь ае өчен тотылган энергияне исәпләгәндә ноябрь азагы күрсәткечләре исәпкә алынган. Ул чагында Татарстанда һава торышы җылырак булган. «Моннан соңрак кабул ителгән барлык мөрәҗәгатьләр Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан контрольгә алыначак», — дип өстәде министр.