(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында фестивальгә килгән кунакларны фойеда татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган, кул эшләнмәләре, милли ризыклары тәкъдим ителгән күргәзмә каршы алды. «Халкыбыз хәзинәсе» фестиваленә килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Казан кунаклары күргәзмә барышы белән танышты. Данис Шакиров фестивальдә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде. Ул әби-балаларыбыздан калган мирасыбызны саклаулары өчен фольклор коллективлары эшчәнлеген югары бәяләде. Бу турыда Конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук ул «Халкыбыз хәзинәсе» татар мәдәнияте фестивале аша, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне киң җәмәгатьчелеккә җитерү мөмкинлеге тудырган өчен, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллинга рәхмәтен җиткерде. Районның төрле авылларыннан җыелган коллективлар матур йолаларыбызны чагылдырган күренешләр тәкъдим итте. Анда балалардан алып әби-бабайларга кадәр чыгыш ясады. Фестиваль «Туган тел» җыры белән тәмамланды.