(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 3463 очрагы ачыкланган. Авыру йоктыручылар арасында 409 бала да бар, дип белдерделәр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. «333 кеше хастаханәгә салынган, 3130 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Авыручыларның иң күбесе Казанда ачыкланган — 1118 очрак, аннан соң Чаллы — 475, Түбән Кама районында - 297 очрак. Гомумән алганда, пациентлар Татарстанның 44 районында теркәлгән. Пандемия вакытында республикада 91 313 кешенең Covid-19 белән зарарлануы ачыкланган, шуларның 60 211е инде савыккан. Вакцинаның беренче компонентын 2 450 123 кеше ясаткан, тулы курсны 1 908 523 кеше үткән. Республиканың 229 500 кешесе прививканы кабаттан ясаткан.