Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә яңгыр явачак, һава температурасы +3..+8 градус фаразлана. Көндез республикада явым-төшем булмый, һава температурасы +11..+16 градуска кадәр күтәрелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда иртәгә төнлә яңгыр көтелә, җилнең тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура +6..+8 градусны тәшкил итәчәк. Көндез Татарстан башкаласында явым-төшемсез аязучан болытлы һава була. Һава температурасы +14..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе, 19 майда, Татарстанда болытлы һава фаразлана, явым-төшем күзәтелми. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус була. Синоптиклар урыны белән туфракта -2 градуска кадәр кырау вәгъдә итә. Көндез +13..+18 градуска кадәр җылыта.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында республикада һава торышы элеккечә аз болытлы антициклон тәэсирендә формалашачак. Төнлә һава температурасы +1..+7 градус фаразлана, көндез +20 градуска кадәр һәм аннан югарырак күтәреләчәк.