Добавить новость


World News
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Май
2016

Новости за 13.05.2016

«Әлмәт таңнары» 

Бүгенге көн 2016 елда бердәнбер

Бүген җомга, 13 е. 

Әлеге көн бик күпләрдә уңышсыз көн дигән фикер уята. 2016 ел календарендә ул бердәнбер – 13 май.

“Пятница 13 ое”, гадәттә, елына 1-3 тапкыр туры килә. 2017 елда ул ике тапкыр кабатланачак – гыйнварда һәм октябрьдә

«Зәй офыклары» 

Проектлар тикшерелде

Зәй муниципаль районы башлыгы карары белән (26 февраль, 2016 ел) “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданын һәм Җиңү бульварын төзекләндерүгә проектлар (эскиз) эшләү буенча конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның максаты  - шәһәр үзәген тагын да төзекләндерү, “Энергетик” Мәдәният сарае һәм Җиңү бульварын зәйлеләр һәм шәһәр кунакларын җәлеп итәрдәй урын итү.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә егетләр үзләрен бәйгедә сынады

Җиңү бәйрәме алдыннан Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Ринат Фәрдиев исемендәге паркта 5-6 сыйныф укучылары арасында “Ягез, әле егетләр!” бәйгесе оештырды.  Уенда 2-6нчы мәктәпләр һәм татар гимназиясенннән командалар ярышты.  Егетләр үзләрен төрле бәйгеләрдә сынадылар.  Җиңүче дип татар гимназиясе командасы танылды, 4нче мәктәп – икенче, 2нче мәктәп өченче урында.

«Әлмәт таңнары» 

«Грейпфрут» салаты

Кирәк:

* бер кыяр;
* бер грейпфрут;
* 0,5 кг креветка;
* салат яфраклары.

Соус:

* бер чәй кашыгы соя соусы;
* бер чәй кашыгы бал;
* бер чәй кашыгы майонез;
* бер чәй кашыгы көнбагыш мае.
 

Эш барышы:


Креветканы пешереп суытабыз һәм кабыгын әрчибез. Грейпфрутны чистартабыз, элпәләреннән арындырабыз. Кыярны ярымбоҗралап турыйбыз, салат яфракларын исә кул белән ерткалыйбыз. Барлык ингредиентларны бергә болгатабыз һәм өстенә соус агызабыз. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Елга буе ялт итте

Май ялларында сусаклагычның уң як яр буйлары гөр килеп торды. Зәй елгасы яр буйлары чиста булсын өчен оештырылган экологик акцияне эшмәкәр Айбулат Таҗиев финанслады.

Читать дальше...

«Авыл офыклары» 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Балык Бистәсе районы җитәкчеләре белән очрашты

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызның “Солтан-Агро” хуҗалыгында  бер төркем хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлары белән очрашты. 

Читать дальше...




«Зәй офыклары» 

Рухи мирас объектлары торгызыла

 Татарстан  һәрчак Россиянең төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган регионы булды, киләчәктә дә шулай булыр. Төрле халыкларның мәдәнияте, үзенчәлекне саклаган хәлдә, туган ягыбызның тарихын һәм мәдәниятен тагын да баета гына.

Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Быел хаҗга 120 меңгә дә барып була

Хаҗ кылырга теләүчеләр өчен кулай мөмкинлек туды.

Быел хаҗилар изге сәфәргә «Супер эконом» дигән яңа программа нигезендә, 120 мең сумга гына бара ала. Мөселманнарыбыз барлык уңайлыклары булган хаҗилар йортында яшәячәк. Алар башта Дубайга оча, аннары Мәккәгә хәтле автобусларда бара. Ашау һәм корбан чалу бәясе әлеге суммага кермәгән.Хаҗ кылучылар Татарстаннан  Мәккәгә 26-27 августта кузгалачак.

http://intertat.ru/tt/

«Зәй офыклары» 

Хәрби хезмәткә кагылышлы соравың булса...

16 майда иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр  хәрби хезмәткә чакыру барышында халыкка хокукый ярдәм күрсәтү, гражданнарның хокуклары сакланышын тәэмин итү максатында “кайнар линия” эшләячәк. 8(843)236-89-15, 236-40-17, 236-40-62 телефоннары белән шалтыратсагыз, сезгә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле орган, хәрби комиссариат вәкилләре катлаулы проблемаларны чишүдә ярдәм итәчәк, кайбер аңлатмалар бирәчәк.

Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

«Гөлтан» салаты

Салатны бер авыз иткән кеше, рецептын сорамый калмый икән.

Кирәк:

* пешкән тавык түше;
* 5 йомырка;
* 5 аш кашыгы майонез;
* 300 г маринадлаган гөмбә;
* ярты баш суган;
* 1 зур учма укроп;
* 2 кыяр.

Бизәү өчен:

* 5 бүдәнә йомыркасы;
* 1 кызыл борыч;
* петрушка.

Эш барышы:

Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомыр­каны эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Шахтер ашы

Бу бик җиңел диетик аш сезгә һичшиксез ошар!

Кирәк:

су – 3 литр;
ярты тавык
карабодай – 3 аш кашыгы;
бәрәңге – 2 данә;
консервланган кукуруза – ярты банка;
помидор – 2-3 данә;
башлы суган – 1 данә;
көнбагыш мае – 2 аш кашыгы;
петрушка, тоз;
 

Эш барышы:

Тавыкны салкын суга салып, көчле утта кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыкканнан соң утны кысабыз һәм күбеген җыеп, 30-40 минут пешерәбез.
Шул арада табага бераз көнбагыш мае агызып, карабодай салып кыздырабыз. Читать дальше...

«Заман сулышы» 

Лениногорскилыларга эш табарга ярдәм итәләр

18 майда мәшгульлек үзәге белгечләре эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

  Анда ООО «Водоканал», ООО «Самитек-М», ООО «Агрофирма Ялтау», ООО «Шифа», ООО «Контакт-С», ООО «Оптовик», ООО «Лениногорские тепловые сети», ГБУ «Лениногорский детский дом», ГАУЗ «Лениногорская ЦРБ», ООО «Альдем» прелприятиеләренең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашачак.

Эш эзләүчеләргә менеджер, бухгалтер, машинист АГП, слесарь,  автомобиль йөртүче, грузчик, дворник, сатучы, кассир, инженер, аш пешерүче... Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

ШОК: унитаздан елан чыккан һәм...

Телевизор карап утырган гаиләнең тынычлыгын елан җуйган. 

Алар тиз арада коткаручылар чакырткан. Ачыкланганча, әлеге елан бер этаж югарыдагы фатирда яшәгән, һәм ул агулы түгел, исеме Ися. Ике атна элек әлеге фатирда яшәүче мәче террариумны ачык калдырып, елан шул рәвешле чыгып киткән икән. Ися күпкатлы йортның канализациясе буйлап хәрәкәт иткән. Хуҗасы әйтүенчә, гаилә еланны бик озак эзләгән. Аның табылуына алар чиксез шат. Бу вакыйга Санкт-Петербургта булган.

«Әлмәт таңнары» 

Дөнья халкы Анджелина Джоли белән хушлаша

Матбугат чараларында шундый мәгълүмат барлыкка килде. 

Джоли кмнодагы карьерасын тәмамлап, сәясәткә китәргә карар кылган икән. Хәзерге вакытта ул ире Бред Питт һәм зур гаиләсе белән Лондонда яши. Хәйриячелек белән бик актив шөгыльләнә һәм Сүрия качакларына ярдәм итә.

Күптән түгел Голливуд йолдызы үзен бик начар хис итә һәм хастаханәгә эләккән дигән хәбәр чыккан иде. Әмма ул озак та үтмәде Гаагадагы ООН генераль секретаре Пан Ги Мун белән Халыкара җинаять судында катнашты.


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus