Хәрби хезмәткә кагылышлы соравың булса...
16 майда иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр хәрби хезмәткә чакыру барышында халыкка хокукый ярдәм күрсәтү, гражданнарның хокуклары сакланышын тәэмин итү максатында “кайнар линия” эшләячәк. 8(843)236-89-15, 236-40-17, 236-40-62 телефоннары белән шалтыратсагыз, сезгә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле орган, хәрби комиссариат вәкилләре катлаулы проблемаларны чишүдә ярдәм итәчәк, кайбер аңлатмалар бирәчәк.
Ә 17 майда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Һәм республиканың баш хәрби комиссары Сергей Погодин хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча бердәм тематик кабул итү көне үткәрәләр. Кабул итү кеше хокуклары буенча вәкаләтле орган аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт, 3 кат, конференцзал) иртәнге сәгать 10нан башлана. Мөрәҗәгать итү өчен (843)236-41-40 телефоны белән алдан язылырга кирәк.