Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Балык Бистәсе районы җитәкчеләре белән очрашты
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районыбызның “Солтан-Агро” хуҗалыгында бер төркем хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлары белән очрашты.
Анда кыр эшләре, алда торган мөһим бурычлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме турында сүз барды. Министрны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев каршы алды һәм озатып йөрде. Әлеге очрашудан тулырак мәгълүматлар белән газетабызның киләсе саннарында таныша алырсыз.
Идрис Аметов.
Автор фотолары.