Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Елга буе ялт итте

Май ялларында сусаклагычның уң як яр буйлары гөр килеп торды. Зәй елгасы яр буйлары чиста булсын өчен оештырылган экологик акцияне эшмәкәр Айбулат Таҗиев финанслады.

Табигатьне пычратуы җиңел, ә менә аны чистаруы шактый чыгымлы. Моның өчен, беренчедән, эшнең мөһимлеген аңлаган кешеләр кирәк. Еллар буе кемнәрдер пычраткан  җирләрне берәүнең дә  үз теләге белән чыгып җыештырасы килми, билгеле. Ярый әле җыештырганны күреп, аңласалар, кабат чүпкә батырмасалар...

 Капчык-капчык җыелган чүпләрне әле машина табып тиешле урынга илтеп тапшырырга, аның өчен акчасын түләргә кирәк. Эшмәкәр Айбулат Таҗиев  башлангычына  - Шакиров та битараф калмады, ул  полигонга китерелгән чүпне бушка кабул итте. 250 литрга исәпләнгән капчыкларга тутырылган чүп-чарны полигонга чыгару өчен бер машинага 20 рейс ясарга туры килде.

2016 ел Татарстанда – Су саклау зоналары елы,  ә 2017 ел Россиядә Экология елы булачак. Без  киләсе елны көтеп тормадык, район башлыгы Разиф Кәримов белән киңәшләштек тә, башлангыч хуплангач, җәмәгатьчелек игътибарын табигать пычрану белән бәйле проблемаларга  юнәлтү өчен яр буйларын чистарту  эшенә керештек, илдә экологик хәл елдан-ел катлаулана, табигать нык пычрана, ди эшмәкәр.

Табигать матурлыгына, аның байлыкларына без генә түгел, бездән соң килгән буыннар да хозурланырга, аннан тиешенчә файдаланырга тиеш. Табигатькә саксыз карап, без үзебездән соң нәрсә калдырабыз?.. Бу турыда уйлап бетермибез.  Коръәндә үзеңнән соң утырткан агачың калсын, диелә. Без соңгы вакытта зур-зур вакыйга уңаеннан ата-бабадан калган агач утырту традициясен дә онытып барабыз. Элек безнең бабайларыбыз, гаилә корса да, бала туса да, йорт җиткерсә дә, истәлек билгесе итеп агач утырткан.

Бу матур башлангычны башка предприятиеләр дә хуплар һәм аңа кушылыр, шәт.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus